Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәп формасы кертелгән очракта мөслимәләр нишләр?


Cовет заманында укучылар гомуми мәктәп формасыннан йөри иде
Cовет заманында укучылар гомуми мәктәп формасыннан йөри иде

Русиядә укучылар өчен мәктәп формасы кертеләчәк. Мөселман укучыларын әлеге хәл борчуга сала.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәп укучылары киемнәренә гомум таләпләр кертү өчен махсус документ әзерләнгән һәм төбәкләргә юлланган.
«Дәүләт уку йортларында белем алучы укучыларның тышкы кыяфәте һәм киеме эшлекле кыяфәтне хәтерләтергә һәм дөньяви характерда булырга тиеш» дип саныйлар министрлыкта.

Узган атнада Русия президенты Владимир Путин гомуми белем бирү оешмаларында мәктәп формасын кертүгә йөкләмә биргән иде.

Ул чакта Русия Дәүләт думасының мәгариф комитеты урынбасары Виктор Шудегов төбәкләрдә мәҗбүри мәктәп формасын кертү өчен бары тик субъектның мәгариф турындагы канунына үзгәрешләр генә кертү кирәклеген әйтте.

Соңгы вакытта мәктәп формасы тирәсендә бәхәсләр куерды. Бу Ставропольның Кара-Түбә авылындагы хәлләрдән соң башланды. Анда мәктәп җитәкчесе хиҗаплы укучыларны мәктәпкә кертмәүдән соң, мөселманнар дини иреклеккә хокукларын булуын әйтеп әлеге карарны шикаять иткән иде, ләкин Ставрополь төбәге мәхкәмәсе өлкә башлыгының хиҗапны тыеп, мәктәп формасын кертү турындагы карарын үз көчендә калдырды.

Кара-Түбәдә хиҗап җәнҗалы белән бәйле мөселманнарның өйләрендә тентүләр узды. Аларның кайберләрендә корал һәм наркотик табылуы әйтелде. Шулай ук тентү барышында ФСБ хезмәткәрләре дини китапларны һәм кайбер техник җиһазларны да алды.

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә прокуратура шулай ук мәктәпләр уставына үзгәрешләр кертүне таләп итте. Ул мөселман кызларына яулыктан йөрүне тыюны күздә тота. Мөслимә укучы һәм укытучыларны бу хәл хафага салды.
XS
SM
MD
LG