Бакчасарайда 1707 елда Бәк Хан Солтанхани тарафыннан төзелгән Тахталы-Җәмигъ тарихи мәчетенә җимерелү куркынычы яный.
2011 елда Бакчасарай район электр челтәре оешмасы (РЭС) мәчет капкасы төбенә үк тимер-бетон багана утырткан булган. Бу эшләрдән соң бу урында җир иңгән һәм су җыела торган булып калган. Яңгыр яуганда су җыелып мәчет нигезенә зыян сала башлаган.
Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлык хезмәткәрләре бу багана тарихи истәлек буларак саклана торган урынга канун бозып утыртылган дип белдерә.
Кырым мөселманнары диния идарәсе берничә тапкыр РЭС җитәкчелегенә, шәһәр һәм район түрәләренә мөрәҗәгать итсә дә, мәсьәлә чишелми.
РЭС инженер челтәре узган бердән-бер мөмкин урынга багана утыртылды дип белдерә. Мөселманнар бу багананы башка җиргә күчерерүне таләп итә.
Кырымдагы тарихи мәчеткә җимерелү куркынычы яный
