Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның "Ихлас" мәчетендә Тукайга багышланган чара узды


Уфаның "Ихлас" мәчете
Уфаның "Ихлас" мәчете

Уфада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу чаралары башланып китте. Быел бу чаралар Тукайның вафатына 100 ел тулуны билгеләү рәвешендә оештырыла. Тәүге чараларның берсе Уфаның “Ихлас” мәчетендә узды.

“Ихлас” мәчете күптән инде дин әһелләренең гыйбадәт кылу урыны гына булудан туктап, дөньяви-мәдәни чаралар оештыру үзәгенә дә әйләнде. Бу юнәлештә Аллаһ йортының имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм башка күп дин әһелләренә үрнәк булып тора.

Заманында Уфа медицина институтында белем алган, шунда ук кандидатлык диссертациясе дә яклаган шәхес ул. Сәнгатьне дә ярата ул. Бик оста итеп бии һәм моңлы итеп җырлый да. Ләкин дөньяви укымышлылыгы һәм сәнгатьтәге сәләтләре өстенә дин өлкәсендә дә белем туплау җәлеп итә аны.

Ният иткән морадына ирешкән. Менә унбиш елдан артык инде Уфа “Ихлас” мәчете данын арттыра Мөхәммәт хәзрәт. Биредә шәкертләргә дини белемнәр дә бирелә, шул ук вакытта яшьләрне җәлеп итү өчен һәрдаим төрле мәдәни чаралар да оештыра имам-хатип. Казаннан һәм башка төбәкләрдән җырчылар, галимнәр еш килә бирегә. Концертлар күрсәтелә, галимнәрнең фәнни җыелышлары да үтә.

4 апрель көнне исә биредә Габдулла Тукайга багышланган чара булып үтте. Туймазы татар дәүләт драма театры коллективы килеп “Ихлас” мәчете сәхнәсендә “Тукай белән очрашулар” спектаклен күрсәтте. Бу спектакль-уйлануны театрның актрисасы Рима Ключарева иҗат иткән. Сәхнәгә баш режиссер Байрас Ибраһимов куйган.

Тамашаны карарга дип халык зал тутырып килгән. Яшьләрнең күп булуы да куанычлы. Хәтта утырып карау өчен урыннар да җитмәде. Шуңа да карамастан, яшьләр ике сәгатькә якын барган тамашаны тын да алмый карый. Спектакль тәмамлангач, бирегә килгән язучылар һәм шагыйрьләр Габдулла Тукайга багышланган шигырьләрен укып ишеттерде. Тукайның шәхесе һәм иҗаты киләсе елларда да әллә күпме әдәби әсәрләргә һәм яңа спектакльләргә илһамландырачак, дип әйтте чыгыш ясаучылар.

Апрель ае буе Уфада һәм башка шәһәрләрдә, районнарда Тукайга багышланган хәтер чаралары тагын байтак булачак. Югары уку йортларында да,театрларда һәм филармонияләрдә мәдәни чаралар, әдәби кичәләр оештырыла.
XS
SM
MD
LG