Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Шәрәфиев: "Театрыбыз, телебез яшәсен!"


Равил Шәрәфиев 75 яшен билгеләде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:54 0:00

Равил Шәрәфиев 75 яшен билгеләде

6 апрель көнне Русия һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев Камал театрында 75 яшьлек юбилеен билгеләде.

Бу көнне юбилярны котлар өчен иҗатташ дуслары, сәясәт эшлеклеләре, туганнары һәм якташлары җыелды. Шәрәфиевне котларга килгән Татарстан премьер-министры Илдар Халиков Равил Шәрәфиевкә Татарстанның иң югары бүләге – “Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды. Шуңа өстәп юбиляр өр-яңа Ford машинасы иясе булды.

Камал театры артисты Равил Шәрәфиев 1938 елның 5 апрелендә Балык бистәсе районының Олы Солтан авылында дөньяга килә. Мәскәүдә Щепкин училищесын тәмамлаганнан соң, 23 яшеннән башлап бүгенге көнгә кадәр тамашачыга хезмәт итә.

Шәрәфиевны Балык бистәсе җитәкчеләре, күрше Чуашстан, Башкортстан театр әһелләре дә котладылар. Равил Шәрәфиев кичәне түбәндәге сүзләр белән тәмамлады:

“Бөек Товстоногов “Миннән соң театрга нәрсә буласы барыбер” дигән, әмма мин битараф кала алмыйм. Мин үлгәннән соң, театрыбыз яшәсен, татарыбызның теле яшәсен, гореф-гадәтләребез яшәсен, мәңгелек булсын. Тукаебыз теле яшәсен, халкыбыз шул телдә сөйләшсен. Рәхмәт барыгызга да”, диде 75 яшен тутырган Равил Шәрәфиев.
XS
SM
MD
LG