Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сеул: Пхеньян атом шартлавына әзерләнмәгәнгә охшый


Көньяк Кореяның саклану министрлыгы вәкиле Төньяк Корея атом шартлавы оештыруга әзерлек алып бармый кебек, дип белдерде. Аның әйтүенчә, андый әзерлек баруы турында ышанычлы мәгълүматлар юк. Бүген Көньяк Кореяның ике илне берләштерү министры Рю Гиль Чжэ парламентта чыгыш ясап Төньяк Кореяда атом шартлавына әзерлек алып барылу мөмкинлеге турында әйткән иде.

Элегрәк Көньяк Корея хакимиятләре Төньяк Корея үзенең көнчыгыш ярына уртаарага очучы ике ракета китергән дип белдергән иде.

Җомга көнне Пхеньян Корея ярымутравында киеренкелек арта бару сәбәпле дипломатик вәкиллекләргә үз хезмәткәрләрен эвакуациягә әзерләргә тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG