Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маргарет Тэтчер


Ма́ргарет Хи́льда Тэ́тчер (инг. Margaret Hilda Thatcher) – Британия премьер-министры (1979–1990), Консерватив фирка әгъзасы, баронесса (1992). Британиянең премьер-министры вазифасында булган бердәнбер хатын-кыз. «Тимер леди» кушаматы белән танылган.

Мааргарет Тэтчер (1925-2013)
Мааргарет Тэтчер (1925-2013)
1950 елда Оксфорд университетын тәмамлый. 1959 елда парламентка сайлана. 1970–1974 елларда Эдвард Хит җитәкчелегендәге хөкүмәттә фән һәм мәгариф министры вазифаларын үти. 1975 елдан башлап Консерватив фирка итәкчесе. 1979 елның 3 маенда Парламент сайлауларында консерваторлар җиңү яулый, 4 майда Маргарет Тэтчер премьер-министр кәнәфиен ала.

Тэтчерның идарә итү вакыты ил өчен катлаулы чорга туры килә. Шуңа карамастан, күп кенә икътисади, социаль-иҗтимагый реформалар үткәреп, Тэтчерның Консерватив фиркасе популярлык казана. Аның премьерлыгы XX гасырда иң озыны була. 1990 елда ул вазифасыннан китә.

1992 елда аңа баронесса исеме һәм тугра бирелә. 2002 елда сәламәтлеге какшау сәбәпле, халык алдындагы чараларда катнашмый башлады. Гомеренең соңгы елларында деменциядән азаплана.

Маргарет Тэтчер 2013 елның 8 апрелендә инсульттан вафат була.

Википедия язмасы: Маргарет Тэтчер
XS
SM
MD
LG