Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйлап чыгарылган тарих


Илдус Хуҗин
Илдус Хуҗин
Урыс хөкүмәтеннән мәрхәмәтлелек көтеп ятып булмыйдыр, дип уйлыйм. Без үзебезнең хокукларыбызны көрәшеп алырга тиешбез. Әлбәттә, монда цивилизацияле, хакыйкатькә бәйләнгән алымнар кулланган көрәш турында сүз бара. Без бит татар тарихының (димәк урысныкының да) бозып күрсәтелгәнлеге турында беләбез, һәм бу турыда фикерләребезне дә белдерәбез кебек. Хәтта инде андый китаплар да чыкты. Ләкин ни өчен моны рәсми тарихи хезмәтләрдә күрсәтмибез? Күренекле, абруйлы тарихчыларыбыз, чын татар тарихы әле язылмаган, дип ни өчен һаман баш катыралар? Аңлашыла ки, алар аны беләләр, ләкин яшерәләр. Ә инде татар халкының, җәмәгатьчелекнең кулында фән тарафыннан ачыкланган, ныгытылган чын тарихы булса, ул бөтен Русиягә һәм бөтен дөньяга белдерелгән булса, татарның сүзе үтәр иде.

Шушы уңайдан әйтеп китәсе килә: татар тарихының җиде томлы калын-калын китаплары чыгып килә. Әлбәттә, бик зур эш эшләнә. Халкыбыз аларны укып чыгармы? Чыкса, үзе кәнәгать булырлык мәгълүматлар алырмы? Татарның үз хокуклары өчен көрәшүенең сүлпәнлеге аның үз тарихын белмәвеннән дә килә. Гаделлекне, мәрхәмәтлелекне үз иткән халкыбыз кайчандыр борынгы заманда безнең ата-бабаларыбыз күрше халыкларны чыннан да яулагандыр, озак кына изгәндер дип уйлый һәм шуның өчен үзен гаепле сизә. Баксаң, бу тарих ялган һәм каһарман ата-бабалырыбызның гаебе юк. Тарихыбызның иң четерекле заманы татар-монголларның урыс кнәзлекләренә һөҗүм итүе һәм аларны өч йөз ел буе изеп торуы вакыты, дип санала. Ләкин түбәндәге мәгълүмат мондый тарихның бик үк дөрес түгеллеген раслый. XIII гасырдан алып XV гасырга кадәр урыс кнәзлекләрендәге елъязмаларда татарларны хурлаган, аларга каршы булган бер язма да очрамый.

Бу турыда интернетта шушы теманы тикшергән галимнәр язмалары бар (әлбәттә, безнең илдә түгел), һәм аларны табуы авыр түгел. Ә рәсми тарихта китерелгән елъязмалардагы хәбәрләр XVII гасырдан соң өстәлгән, чөнки шул вакытларда без белгән Рәсәй тарихы языла башлаган. Ник соң без Екатерина патшабикә тарафыннан бөтен елъязмаларның җыелып алынганлыгын, аларның төзәтелүен онытып җибәрәбез? Искә төшерик, XIII гасыр башына вазгыять шулай булган: Иделне ике яклап, Каспийга кадәр, көнбатыштан Дон, Окага кадәр һәм хәтта арырак та татарлар яшәгән. Алар бүген дә шунда яшиләр. Тарихта алар болгарлар, кыпчаклар, мещеряклар, бортаслар, төркиләр, дип аталалар. Әлбәттә, көнчыгышта татар җирләре меңнәрчә чакрымнарга сузылганнар. Алар анда хәзер дә яшиләр. X гасырдан башлап башта Киев, соңрак Владимир кнәзләре өстә күрсәтелгән татарлар җирләрен басып ала башлаганнар һәм XIII гасырның башына Иделгә килеп җиткәннәр. Ни өчен без ата-бабаларыбыз моңа каршы көрәшмәгәннәр, алар куян йөрәкләр булганнар, дип уйлыйбыз? Ничек кенә көрәшкәннәр әле. Бату яулары нәкъ менә шушы көрәшнең башын чагылдыралар. Татарның һәм урысның урта гасырлардагы тарихы шул вакытта ук башланган һәм XVI гасырда тәмам булган. Ләкин татарлар һәм башка халыклар файдасына түгел. Бу хәлләрне яшерү өчен яңа тарих уйлап чыгарылган.

Илдус Хуҗин
Красноуфимски шәһәре

Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG