Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда өлкә Сабантуена әзерлек турында сөйләштеләр


Киңәшмә күренеше
Киңәшмә күренеше

4 апрельдә Самар өлкә администрациясендә 25нче Сабантуен уздыру буенча киңәшмә уздырдылар.

Җыелышны өлкә администрациясенең җәмәгать оешмалары белән элемтәдә торучы департамент башлыгы Дмитрий Холин алып барды. Җыелышта шулай ук өлкә администрациясенең башка вәкилләре дә катнашты. Самар шәһәре администрациясе, тәртип саклау органнары, Гагарин паркы үз вәкилләрен җибәргәннәр иде. Фикер алышуда Самар дуслык йортының мөдире Дмитрий Мюльбах катнашты.

Өлкә түрәләре белән очрашуга милли хәрәкәттән түбәндәге татарлар катнашты: Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиуллов, мохтарият мөдире Равил Галимов, мохтариятнең башкарма комитеты әгъзалары – Илгиз Кәлүч, Рифкат Хуҗин, Наилә Сабирҗанова, “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов һәм “Дуслык” җәмгыятенең җитәкчесе, Дөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев.

Сабантуе Самарның Юрий Гагарин исемендәге паркында узачак. Зур концерт сәхнәсен стадионда урнаштыру турында мәсьәлә күтәрелде. Яхшы утыргычлар куелачак.

Татар җәмәгатьчелеген бер нәрсә борчый: Сабантуйга кадәр паркта узган елны башланган реконструкцияне вакытында парк администрациясе тарафыннан тәмамлау. Парк администрациясе сәүдә һәм транспорт проблемаларын күтәрде. Көрәшне стадионга күчерү турында фикерләр яңгырады. Яшьләр мәйданчыгына да яңа сәхнә ясарга исәп бар.

Тантанага бик зур сәнгать көчләре чакырыла. Концерт-тамаша берьюлы ике сәхнәдә барачак. Нефтегорски, Сызран, Тольятти, Җигүле шәһәрләреннән сәнгать осталары киләчәк. “Яктылык” мәктәбе укучылыры үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр. Атаклы “Ялкынлы яшьлек” ансамбле тамаша кылачак. “Ак каен” исемле мәшһүр фольклор ансамблебез сәхнә түрендә булачак.

Рухи мәркәзебез Казаннан “Сорнай” ансамбле чакырылган. Татарстан президенты күрсәтмәсе нигезендә Самарга Зәй артистлары килә. Шуны әйтергә кирәк, зәйләр үзләре белән һәр елны көчледән-көчле көрәшчеләрен алып киләләр һәм татар көрәшендә Баш батыр булалар.

Татарның әле тагын танылган артистларын чакыруны күздә тоталар. Аны үз өстенә Фәхретдин әфәнде Канюкаев алуын белдерде.
XS
SM
MD
LG