Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Гыйлметдинов татар-башкорт көрәшенә дәүләт яклавын җәлеп итмәкче


Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов
Русия Думасындагы Татарстан депутаты Илдар Гыйлметдинов “Физик культура һәм спорт” канунына үзгәрешләр кертеп милли спорт төрләренең статусын билгеләргә һәм аларга дәүләт ярдәмен булдырырга тәкъдим итте.

Гыйлметдинов үз тәкъдимен Русиядә 60-тан артык милли спорт төре, һәм ул спорт төрләре белән шөгыльләнүче 100 меңнән артык кеше булуына нигезли. Ул шулай ук Русиянең төрле төбәкләрендә лапта, бура уены, татар-башкорт көрәше кебек милли спорт төрләренең үсә баруын белдерә.
XS
SM
MD
LG