Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан белән Уфаны тиз йөрешле поезд юлы тоташтырачак


Русиядә төзелергә мөмкин тиз йөрешле поездлар юлы проектына Казан белән Уфа да кертелгән.

Мәскәүдә “Юлчылык форумы-2013” дип аталган чарада чыгыш ясап “Русия тимер юллары” вице-президенты Александр Мишарин тиз йөрешле поезд юлларының өч юнәлештә планлаштырылуын белдерде.

Мәскәү-Екатеринбур юнәлешендәге тиз йөрешле поезд юлы Түбән Новгород һәм Казан аша үтәчәк. Бу юлны Уфа, Пермь һәм Чиләбе белән тоташтыручы өстәмә тимер юллар да сузылачак.

Икенче бер юнәлеш Мәскәү белән Петербурны тоташтырса, Мәскәү белән Адлерны тоташтыручы өченче юнәлеш Дондагы Ростов аша үтәчәк.
XS
SM
MD
LG