Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефтекамада "Дуслык моңы" фестивале үтте


 Фәридә Сөнгатова
Фәридә Сөнгатова

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә “Дуслык моңы-2013” халыкара җыр бәйгесе үтте.

Татар һәм башкорт яшь башкаручыларының быелгы ярышмасы башка елларга караганда да колачлырак үтте. Анда Башкортстан белән Татарстан җырчыларыннан тыш Русиянең башка төбәкләреннән, шулай ук Төркия, Казакъстан, Кыргызстан республикаларыннан да яшь җырчылар, җәмгысе 70тән артык кеше килгән.

“Дуслык моңы” җыр-моң бәйгесе быел унбишенче тапкыр оештырылды. Аның яңа үзенчәлеге дә бар. Мәшһүр җырчыбыз Фәридә Кудашева исеме бирелде аңа. Бәйгедә 70тән күбрәк җырчы катнашып, татар һәм башкорт халык җырларын да, композиторлар әсәрләрен дә башкара. Яшь талант ияләренә бәяне күренекле мөгаллимә, Уфа дәүләт сәнгать академиясе профессоры Миләүшә Мортазина рәислегендәге жюри бирә.

Жюри әгъзалары
Жюри әгъзалары
Быелгы “Дуслык моңы” җыр бәйрәме географиясе аеруча киң. Үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр арасында егетләр дә, кызлар да сан буенча бер чамада. Яшь җырчылар арасында хәтта мәктәп укучылары да бар.

Менә дулкынландыргыч мизгелләр җитә. Бәйрәмдә катнашучыларны котларга Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов та килгән. Бу бәйгенең татар һәм башкорт халыклары дуслыгын ныгытучы чара булуын билгели ул.

Сәхнәгә бәйгедә җиңүчеләр һәм махсус бүләкләр алучылар чакырыла. Алар белән таныштырудан соң сәхнә түрендә күренекле җырчылар һәм яшь башкаручылар чыгышлары башлана.

Быелгы җыр бәйгесенә Татарстаннан 15 егет белән кыз килгән. Башка еллар белән чагыштырганда бермә-бер күбрәк бу. Башкортстаннан да татар җырчылары бик күп. Инде бәйгедә җиңгән бәхетлеләрне игълан итү һәм аларны бүләкләү башлана. Күңелле вазыйфаны Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белән Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина башлый. 3нче урынга берьюлы биш кеше лаек дип табыла. Икенче урынга 4 җырчы менә. Ә беренче урынны Нефтекама шәһәреннән Ринат Салихҗанов белән Казаннан Фәридә Сөнгатова яулый.

Гран-при иясе Илнар Шәрәфетдинов
Гран-при иясе Илнар Шәрәфетдинов
Байтак яшь җырчыларга фестивальнең махсус бүләкләре дә тапшырыла. Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алу шулай ук бу бәйрәмнең якты истәлеге. Инде һәммә кеше түземсезлек белән көткән мәл җитә. Гран-при иясе кем икән быел? Бәйрәмне алып баручылар тантаналы итеп аның исемен яңгырата: Башкортстанның Илеш районыннан татар егете, унберенче сыйныф укучысы Илнар Шәрәфетдинов иң югары баскычта. Яшь талант иясе җиңүче дипломы, чәчкәләр гөлләмәсе һәм ундүртенче модель “Жигули” машинасы белән бүләкләнә.

“Дуслык моңы” бәйгесе гала-концерты җиңүчеләрне бүләкләү һәм аларның чыгышлары белән үрелеп бара. Сәхнә түренә татар һәм башкорт җыр сәнгате йолдызлары да менә. Искитмәле матур бәйрәмне карап тамашачылар да озак онытылмаслык якты тәэссоратлар алды.
XS
SM
MD
LG