Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Печән базары" ярминкәсендә Тукайны искә алдылар

"Печән базары" ярминкәсе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:23 0:00

"Печән базары" ярминкәсе

Казанда апрель аенда Тукайны искә алып, аңа багышланган чаралар башланды. 12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге “Тукай 100е” дип исемләнгән флэшмоб белән ярминкә оештырды.

Сәгать көндезге икедә инде Нурулла мәчете янында, элекке Печән базары мәйданы халык белән тулы иде. Урамның ике ягына да озын рәт итеп өстәлләр тезелеп куелган. Ярминкәгә урта һәм югары уку йортлары шәкертләренең кул эшләнмәләре белән беррәттән зәркәнчеләр, сәхтиян осталары, нәширләр үз продукциясен тәкъдим итте. Татарча язулы, милли бизәкле, Казанның күренешләре белән ясалган открыткалар, кулъяулыклар, бала киемнәре, чинаяклар белән беррәттән Лаеш осталары агачтан мәчет пазллары, каеп ясалган тартмалар, шкатулкалар сатты. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе кызлары үзләре пешергән кабартма, өчпочмак, кыстыбый, кәбестә бөккәннәрен тәкъдим иттеләр. Шунда ук телегәннәр самовардан чәй эчә алды.

Алдан билгеләгәнчә, Печән базары чарасына килгән һәр кеше XX йөз башындагы килеш-килбәтен, төсен китереп киенеп килергә тиеш иде. Яшьләрнең күбесе бу тәкъдимне кире какмыйча, барлык килеш-килбәтләрен йөз элек булган модага туры китереп, киенеп килгән иде. Төрлелектән, кызык, үзенчәлекле типажлардан күзләр камашарлык булды. Авылдан шәһәрне күрергә, кызыл билле прәннек, крәнделләр ашарга килгән кызлар-апайлар, ыспай гына, модага туры китереп киенгән гимназисткалар, алыш-бирешне оста башкаручы сәүдәгәрләр, "Кемгә крәндил!?" "Татлы ризыкларны алырга ашыгыгыз!" дип киштә артында торучы җитез сатучы егетләр, яшел, кара бәрхеттән тегелгән кәләпүш киюче шәкертләр, 15 тәңкәле кара чәй өчен булса да иҗат итүче ялкынлы йөрәкле шагыйрь әфәнделәр, аларга мөкиббән китеп карап торучы булачак мөгаллимәләр, татар басмаларыннан кыю гәзитчеләр, нәширләр. Мәрҗәни мәчетеннән кайтышлый "яулык проблемасын 10 ел элек инде без хәл иттек" дип гәп коручы борыңгы абыстайлар, "Татарча киенегез, калфак – матур баш киеме" дип киңәш бирүче хиҗапка уранучы яучы апалар... Барысы да бар! Үзара сөйләшүчеләр дә “туташ”, “әфәндем” дип эндәшеп аралашырга тырышты. Бу күренеш Фатих Әмирханның "Хәят", "Фәтхулла хәзрәт" әсәрләрен хәтерләтте. Кем генә юк иде, Печән базары шау-гөр килде! Печән базары юлы уртасыннан арбасына кәбестә, бәрәңге, кишер төягән машиналар да бу манзараны бозмады, ямь генә өстәде.

Ярминкә буйлап яшь шәкертләр “Аң” журналын таратты. Бу санда шагыйрь Габдулла Тукайның үлемен хәбәр иткән язма, Печән базары турында язма һәм Тукай турында урыс телендә кызыклы фактлар турында язма урын алган.

Сәхнәдә бер-берсен алмаштырып шагыйрьләр чыгыш ясады. Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Булат Ибраһим, Фәнил Гыйләҗев ялкынлы итеп милләт турында шигырьләрен укыды. Тамашаны Раил Өметбай алып барды. Ул йөз элек булган, Тукайның үлеменә бәйле төрле тарихи фактларны җиткерде.

"Печән базары" ярминкәсе

<br />
1/29
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
&nbsp;Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе&nbsp;Тәбриз&nbsp;Яруллин<br />
2/29  Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
Печән базары ярминкәсе
3/29 Печән базары ярминкәсе
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
4/29

5/29 Печән базары ярминкәсе
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
Яшьләр эшләгән кул эшләре&nbsp;
6/29 Яшьләр эшләгән кул эшләре 
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
<span style="line-height: 17px;">&quot;Тылсымлы көмеш&quot; ширкәте эшләнмәләре</span>
7/29 "Тылсымлы көмеш" ширкәте эшләнмәләре
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
Яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗев
8/29 Яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗев
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
Яшь шагыйрь Булат Ибраһим
9/29 Яшь шагыйрь Булат Ибраһим
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
Печән базары 2013
10/29 Печән базары 2013

Печән базары ярминкәсендә тәртип саклаучы полиция хезмәткәрләре
11/29 Печән базары ярминкәсендә тәртип саклаучы полиция хезмәткәрләре
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
(с) &quot;Ялкын&quot; журналы мөхәррире Йолдыз Миңнуллина, &quot;Безнең гәҗит&quot; журналисты Искәндәр Сираҗи, яшь шагыйрә Эльвира Һадиева
12/29 (с) "Ялкын" журналы мөхәррире Йолдыз Миңнуллина, "Безнең гәҗит" журналисты Искәндәр Сираҗи, яшь шагыйрә Эльвира Һадиева
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
Алып баручы Раил Өметбаев
13/29 Алып баручы Раил Өметбаев
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
Яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин
14/29 Яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
<br />
15/29

16/29

Яшь шагыйрь Рифат Сәлах
17/29 Яшь шагыйрь Рифат Сәлах
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
<br />
18/29

Печән базары ярминкәсен оештыручы активистларның берсе Ленар Мөхәммәдиев
19/29 Печән базары ярминкәсен оештыручы активистларның берсе Ленар Мөхәммәдиев
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
Журналистлар Гөлназ һәм Римма
20/29 Журналистлар Гөлназ һәм Римма
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
Печән базары 2013
21/29 Печән базары 2013

Шагыйрә Луиза Янсуар
22/29 Шагыйрә Луиза Янсуар
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
Печән базары 2013
23/29 Печән базары 2013

Тукайның рухына дога кылу күренеше
24/29 Тукайның рухына дога кылу күренеше
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
&quot;Үзебез&quot; хәрәкәте активисты, журналист Алия Сабирова кызы белән
25/29 "Үзебез" хәрәкәте активисты, журналист Алия Сабирова кызы белән
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
Печән базары 2013
26/29 Печән базары 2013
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
Печән базары 2013 чарасының яңа буын тамашачылары
27/29 Печән базары 2013 чарасының яңа буын тамашачылары
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
Яшьләр тарафыннан эшләнгән кул эшләре
28/29 Яшьләр тарафыннан эшләнгән кул эшләре
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
Яшьләр тарафыннан эшләнгән кул эшләре
29/29 Яшьләр тарафыннан эшләнгән кул эшләре
12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Казанда "Тукай 100е" дип аталган чара уздырды. Оештыручылар Париж Коммунасы урамында XX гасыр башы, Тукай чорындагы “Печән базары” ярминкәсе мохитен тудырырга тырышты.
Previous slide
Next slide

Оештыручылар бу чарада 800дән артык кеше булыр дип фаразлаган, тәртип саклаучылар сүзләренчә, килүчеләр саны – 500-600 булган.

“Кешеләр без көткәнчә килмәве аңлашыла, чөнки Универсиада аркасында шәкертләрнең сессия вакыты, шуңа күпләр килә алмады, ләкин куанычлысы шул – татар чарасында яңа кешеләр, яңа йөзләр күп иде, аеруча дини яшьләр шактый булды. Кемдер матәм дип дога белән искә алды, кемдер матур күлмәкләрен күрсәтеп, тамаша карарга теләде, өченчеләре ярминкәдә әйберләр сатып алу максаты белән килде. Һәр кеше үзенә теләгәнен тапты.

Печән базарындагы чараны хәйрия проекты итеп үстерү нияте бар. Биредә сатучылар бернинди дә аренда түләмәде. Аларга файдалы булды, чөнки, гадәттә, милли эшләнмәләр белән сату итүчеләрнең үз кибетләре юк, ә биредә алар үзләренең сатып алучылары белән күрешә алды. Зәркәнчеләр дә бик канәгать калды, алар да сата алды, кызлар да ризыкларын сатып бетерде. Лаештан килүче осталарның да продукциясен “ә” дигәнче алып бетерделәр”, дип сөйләде яшьләр форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин.

Печән базары мәйданында машина хәрәкәте тукталмады, шуңа күрә дә бераз кыенлыклар туды, базар икегә бүленде. Мэрия дә, ЮХИДИ дә Казан үзәгендә тыгым барлыкка киләчәк дип юлны ябарга рөхсәт бирмәгән. Казан яшьләре бу чараны тулысынча үз көче белән ерып чыккан, хөкүмәт ярдәм итмәгән. Шулай да Камал театры, КФУның филология һәм сәнгать институты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтлары, “Ялкын” журналы редакциясе булышкан.

Ярминкә ике сәгать дәвам итте. Сәхнәдән шагыйрьләрнең чыгышлары тәмамлангач тынлык урнашты, барсы да Тукайга дога кылды. Тамаша “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG