Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хакимият медицинага төкерде"


"Хөкүмәт медицинага төкерде"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:57 0:00

"Хөкүмәт медицинага төкерде"

13 апрель көнне Казанда медицина хезмәткәрләре хокукларын яклап пикет узды.

Билгеле булганча, бу көннәрдә Ижауда медицина хезмәткәрләре эш һәм түләү шартларын яхшырту ниятеннән эш ташлау игълан итте. Бу хәрәкәтне каладагы ике поликлиника табиблары башлады. Әгәр хөкүмәт ягыннан игътибар булмаса, Ижау табиблары ачлык игълан итәргә тора. Шушы көннәрдә бу хәрәкәткә тагын өч поликлиника хезмәткәрләре кушылды.

Шул уңайдан Казанның “Сул фронт” хәрәкәте әгъзалары Казан табибларының хокукларын яклап пикетка чыктылар. Бауман урамында узган чарада биш кеше катнашты. Бу пикетка Казанның күпчелек табиблары теләктәшлек белдергән. Әмма үзләре пикетта күренмәде. “Сул фронт” активисты Артем Казаков әйтүенчә, табиблар үз урыннары өчен курка.

20 апрельдә Казанда “Медицинаны җимерүгә каршы” митингы узачак.
XS
SM
MD
LG