Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дирижер Марат Кадыйров яһүд көйләрен яңартты


Казанда "Яһүд көйләре концерты" узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:13 0:00

Казанда "Яһүд көйләре концерты" узды

Казанда зур уңыш белән “Яһүд көйләре концерты” тамашасы узды. Беренче көнне концертны Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, ә икенче көнне яһүд мәхәлләсе карады.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының мәдәният йорты оркестры 12 һәм 14 апрель көнне беренче тапкыр "Иерусалимнан юл" исемле тамашаны тәкъдим итте. Ике кичә дә шыгрым тулы залда үтте. Концертны оештыруга "Хэсэд Моше" яһүд фонды да үз өлешен керткән.

Ике сәгатьлек програмны оркестр дирижеры Марат Кадыйров төзегән. Мондый концерт кую нияте Израилгә ун көнлек сәфәрдән соң туган икән.

“Былтыр ун көн Израилнең 17 шәһәрендә булдым. Шунда халык белән сөйләшеп, әсәрләрен һәм җырларын тыңлагач, Казанда бер тамаша ясау идеясе туды. Кайткач ноталарны эзләдем, әмма бер җирдә дә тапмадым. Бөтенесен яңадан үземә язырга туры килде. Һәм менә бер ел үткәч, ике көн шушы яһүд концертларын тәкъдим итәбез. Әсәрнең 98-99%ы беренче тапкыр башкарыла. Күргәнегезчә, зал шыгрым тулы. Җомга көнне хезмәттәшләргә тамашаны күрсәттек, ә якшәмбе яһүд мәхәлләсе карады”, диде Кадыйров.

Марат Кадыйровны күп мәртәбә тәнкыйтьләүчеләр булган. Үзе әйтүенчә, сәнгать кешесе өчен “милләт” төшенчәсе юк. Ул музыканы агач белән чагыштыра.

“Минем өчен “милләт” төшенчәсе юк. Бер агачны алыйк, аның яфраклары бар. Яфраклары аның милли көйләр булса, агач үзе музыка дип атала. Миңа, сәнгать вәкиленә милләтләр юк, аны сәясәтчеләр уйлап чыгарган. Музыкантлар - “дөнья кешеләре”. Безнең өчен иң мөһиме - кеше безнең иҗатка битараф калмасын”, диде ул.

Киләчәктә Марат Кадыйров эшчәнлеген тагын да җәелдерергә җыена. Үзе әрмән көйләренә мөкиббән булганлыктан, әрмән музыкасы тамашасы әзерләргә тели.
XS
SM
MD
LG