Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан сенаторы иң байларның берсе


Федерациясе шурасы әгъзалары
Федерациясе шурасы әгъзалары

Русия Федерация шурасы әгъзалары узган елга керемнәре турында декларация тапшырды. Сенаторлар арасында иң бае - Башкортстаннан.

Федерация шурасының 19 әгъзасы чит илләрдә күчемсез милекләре булуын ирештергән. Алар арасында лидер - Башкортстаннан сенатор Анатолий Бондарук һәм аның җәмәгате. Аларның җиде автомобиле бар: Вранглер Джибы, ике Мерседес С4, Фольксваген Тигуан, БМВ Х6, БМВ 650i һәм Тойота Лэнд Крузер 200 машиналары. Шуларга өстәп автоарба, Сузуки мотоциклы, ике карйөзгеч, квадроцикл һәм тягачлары бар. Бондаруклар 383 гектар җиргә, 1182 квадрат метрлы гомум мәйданы 1182 квадрат метрлы дүрт фатирга, гомум мәйданы 150 квадрат метр булган алты гаражга, гомум мәйданы 8633 квадрат метр булган 37 төрле биналарга ия. Шуңа өстәп, җәмәгатенә Болгариядә ике апартамент һәм машина кую урыны да язылган. Бу күчемсез милекләре күплеге белән иң беренче урында торган сенатор дип табылган. Акча кеременә килгәндә, ул узган елда 4 миллион сум, җәмәгате 24,7 миллион сум акча керткән.

Анатолий Бондарук
Анатолий Бондарук
Әйткәндәй, Анатолий Бондарук Украинада туган, Дзержинский исемендәге хәрби академия тәмамлаган, икътисад фәннәре кандидаты. Селена, Полиэф кебек компанияләрнең генераль директоры булып эшләгән. 2010 елны ул Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать пулаты башы булды. 2011 елдан Башкортстаннан Федерация шурасына әгъза итеп сайланды. Ул хәвефсезлек һәм саклану буенча шура рәисе урынбасары йөген тарта.

Рудик Искужин
Рудик Искужин
Башкортстанның Федерация шурасындагы икенче вәкиле Рудик Искужин Анатолий Бондарук янында бик фәкыйрь күренә. Аның төзелеш өчен алган 250 сутый җире, 450 квадрат метрлы торак йорты, 110 квадрат метрлы фатиры һәм Мерседес Бенц Е320 машинасы бар. Бер елга кереме 2,221,234 сум тәшкил итә.

Башкортстанда беренчеләрдән булып республика президенты Рөстәм Хәмитовның декларациясе дөнья күрде. Ул узган елда 5,510,541 сум 93 тиен акча эшләгән.

Хәзер чиратта Башкортстан парламенты депутатларының һәм республика хөкүмәте әгъзаларының декларацияләрен чыгару көтелә. Ул мәгълүматлар алдагы атнада булачак.
XS
SM
MD
LG