Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бостон шартлаулары өчен җаваплылыкны үз өсләренә алучылар әлегә юк


Бомба салып алып киленгән булырга мөмкин капчык калдыгы
Бомба салып алып киленгән булырга мөмкин капчык калдыгы
АКШның Федераль тикшерүләр идарәсе FBI Бостон марафонындагы шартлаулар өчен җаваплылыкны үз өсләренә алучылар әлегә юк, дип белдерде.

Дүшәмбе көнне марафонның финиш сызыгы янында булган ике шартлаудан өч кеше һәлак булды, 170-тән артык кеше яраланды.

FBI әйтүенчә, тикшерүчеләр шартлау урынында калган кисәкләрне, шул исәптән бомбалар салып алып киленгән булырга мөмкин капчыклар калдыкларын җыеп алган.

FBI шулай ук бомбаның югары басым эчендә пешерү җиһазына тимер кисәкләре һәм кадаклар тутырып ясалган булырга мөмкинлеген белдерде.

АКШ президенты Барак Обама бу шартлауларның террор гамәлләре буларак тикшерелүен әйтте.

Обама пәнҗешәмбе көнне Бостонга барырга җыена.
XS
SM
MD
LG