Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә йөз яшендә Саидә Боданинская вафат булды


Әшрәф Шемьи-задә һәм Саидә Боданинская уллары Вилдан һәм Айдын белән. 1973 ел
Әшрәф Шемьи-задә һәм Саидә Боданинская уллары Вилдан һәм Айдын белән. 1973 ел

Күренекле кырымтатар шагыйре Әшрәф Шемьи-задәнең гомер иптәше Саидә Боданинская Кырымга алып кайтылып җирләнде.

Күренекле кырымтатар шагыйре Әшрәф Шемьи-задәнең гомер иптәше Саидә Боданинская йөз яшендә Мәскәүдә вафат булды. Улы Айдын Шемьи-задә мәрхүмәне Мәскәүдән Кырымга китерде. Җеназа 16 апрельдә Акмәчеттә узды. Соңгы юлга мәрхүмәне кырымтатар җәмәгатьчелеге, Мәҗлес әгъзалары, язучылар озатты.

“Мин Мәскәүдә 90нчы елларда Саидә Боданинская белән аның өендә булган очрашуларны хәтерлим, аның күзләрен хәтерлим, алардан якты бер нур килә иде, мондый нур күп кешедә булмый. Ул кешеләрне ярата иде", диде җеназада чыгыш ясаган Мәҗлес рәисенең урынбасары Рифат Чубаров.

Рифат Чубаров чыгыш ясый
Рифат Чубаров чыгыш ясый
Саидә Боданинская 1912 елда Кырымда Али һәм Анифә Боданинскийлар гаиләсендә туа. Али Боданинский танылган кырымтатар әдәбиятчысы, кырымтатар җәмәгать эшлеклесе була. Ул Исмәгыйль Гаспринскийның “Тәрҗемән” газетасында эшли, 1917 елда җыелган кырымтатар халкының I корылтаенда делегат, 1919 елда РКП(б) әгъзасы була, 1920 елда Мелитополь янындагы бәрелешләрдә билгесез шартларда фаҗигале һәлак була. Саидә Боданинскаяның әнисе Анифә I корылтайда делегат булган дүрт хатынның берсе. Бу гаиләдә 1912 елда туган Саидә, әтисе вафат иткәннән соң, абыйсы Усәин Боданинский гаиләсендә тәрбияләнә.

“Боданинскийларның нәселе кырымтатарларга Али һәм Усәин Боданинскийларны бирде. Алар милли азатлык көрәше җитәкчелереннән иде. Саидә Боданинская шундый гаиләдә, шундый тәрбияләнгән”, диде җеназа вакытында кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл.

1931 елда Саидә Боданинская шагыйрь Әшрәф Шемьи-задә белән Мәскәүдә гаилә кора. Ләкин яшь шагыйрь тынычлыкта яши алмый. Совет энциклопедиясенә кертелгән Әшрәфны ике тапкыр иректән мәхрүм итәләр. Икенче тапкыр ул 1955 елда инде Үзбәкстанда иреккә чыга. Ул совет репрессияләреннән зур авырлыклар белән исән калган кырымтатар зыялыларының берсе иде. Сөргенлек елларында ул Үзбәкстанда яшәп иҗат итә. 1978 елда авырып Мәскәүгә дәваланырга бара һәм анда вафат була.

Риза Фазыл (у) чыгыш ясый
Риза Фазыл (у) чыгыш ясый
Саидә апа ике улына, әтиегезне ничек тә булса Кырымга алып кайтып җирләгез, ди. Ул елларда кырымтатарларга Кырым ябык иде, ләкин кырымтатар милли хәрәкәте юлбашчылары бу мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәләр. Әшрәф Шемьи-задә Кырымдагы җирле хакимиятләрнең каршылыгына карамастан КГБ күзәтүе астында Мәскәүдән Кырымга китерелә, монда аның җеназасы үткәрелә. Шулай итеп, совет золымнарыннан котыла алмаган Саидә апа әтисе, әнисе, иреннән аерыла.

Үзе ул соңгы 35 ел гомерен Мәскәүдә яшәде. Кырымтатарларының мәдәниятендә, әдәбиятында эз калдырган Боданинскийлар нәселенең ул соңгы вәкиле иде.

Саидә Боданинская җеназасы
Саидә Боданинская җеназасы
XS
SM
MD
LG