Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда упкын алдында яшәүчеләргә ярдәм юк


Александр Абрамовның торагына упкын килеп терәлгән диярлек
Александр Абрамовның торагына упкын килеп терәлгән диярлек

Идел һәм Чулман елгалары ярында үз йортлары белән гомер итүчеләр су басудан гына түгел, ә җир убылудан да куркып яши. Татарстанның аеруча елга ярында урнашкан Тәтеш, Чистай һәм Кама Тамагы районнарында әлеге проблем кискен тора.

Җир шуышу зонасында республикада 1 200 йорт исәпләнә. Җир убылып җимерелү куркынычы булган торакта яшәүчеләрне башка урыннарга күчерүче програм бу көндә республикада да, федераль үзәктә дә юк. Район бюджетлары үзләре генә бу йөкне тарта алмый.

Кама Тамагы бистәсендә генә бүгенге көндә актив убылу зонасында - 66 йорт. Район буенча аларның саны 150дән артык. Бу - Затон һәм Красновидово авылына кергән йортларны санап. Табигый каза бер-бер артлы шәхси йортларны йота, юлларны җимерә. Кама Тамагы бистәсендә тулысынча юкка чыга баручы урамнарга кадәр бар. Кооператив урамында, мәсәлән, бердән алып сигезгә кадәрге йортларны Идел инде йоткан. Упкын Мөслимә апа Борханетдинова яши торган 11нче йортка якынлаша. Бакча Идел ягына шуыша, йорт үзе ярылып бара. Мөслимә апа кая да булса күченеп китү турында уйларга да курка. Өлкән яшьтәгеләргә яшәү урынын алыштыру инде соң? “Монда туылган, үскән. Монда картайдык, без үлгәнче ишелмәс әле”, ди әби.

Упкын алдында
Упкын алдында
Кама Тамагы бистәсе муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев аңлатканча, шуышу һәм убылу күренешләрен туктату өчен Идел ярын ныгытуны дәвам итәргә кирәк. Заманында районда бу эшләр башкарылган. Федераль үзәк биргән акчага. Ныгыту эшләре уздырылган участокта шуышу процесслары күзгә күренеп туктала. Моннан өч ел элек финанслау беткән. Эшләр туктап калган. Ә бит Кама Тамагы тулысынча 72 километрга сузылган яр буе зонасында урнашкан. Бүген җирле хакимият үзе генә яр ныгыту эшләрен алып бара алмый. Алар шактый чыгымлы. Республикадан да ярдәм юк.

“Җир шуышу күренешләре Кама Тамагында Куйбышев сусаклагычын төзегәч активлашты. Идел суы 5-6 метрга күтәрелде, җир сулары да өскә чыкты. Менә шуннан соң процесслар тагы да җанланды. Гадәттән тыш хәлләр һәм төзелеш министрлыкларыннан районга белгечләр килде. Ләкин әлегә бу өлкәдә алга китеш юк. Мәсьәлә ачык кала", ди Кама Тамагы бистәсе муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев.
Идел елгасы якыная
Идел елгасы якыная

Туфракның өске катламы Тәтештә дә шуыша. Шәһәр шулай ук Иделгә терәлеп тора. Җимерелү куркынычы булган зонада 70тән артык йорт. Иде буе урамындагы 4нче йортта Александр Абрамов яши. Аның торагына упкын килеп терәлгән диярлек. Күптән түгел йорт янәшәсендә үсеп утырган каен агачы аска очкан.
Упкын якынлаша
Упкын якынлаша

“Бүгенге көндә шуышу зонасында яшәүчеләрне күчерергә федераль үзәктән ярдәм көтелми. Моны төбәкләрне үстерү министрлыгыннан әйттеләр. Андый програм юк диделәр. Димәк, финанслар да каралмаган”, ди Тәтеш муниципаль районы башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары Наил Урманов.

Идел елгасы ел саен яр буендагы 5-6 метр җирне йота. Шуышу, җимерелү процессларын агачлар да туктата алмый. Актив зонада яшәүчеләрне тынычрак урыннарга күчерү турында сүз юк. Хакимият нинди дә булса каза килеп чыкканын көтә кебек. Мондый вазгыятьтә халыкка нәрсәгә өметләнергә - билгесез.
Упкын якынлаша
Упкын якынлаша
XS
SM
MD
LG