Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 04:38

Британиянең элекке премьер-министры Маргарет Тэтчер җирләнде


Маргарет Тэтчер җәсады Лондонның Изге Павел чиркәвенә алып керелә
Лондонда Британиянең элекке премьер-министры Маргарет Тэтчер җирләнде.

Лондонның Изге Павел чиркәвендә Тэтчерның соңгы юлга озату чарасы узды. Бу чарада Британия патшабикәсе Элизабет һәм 170 илдән килгән 2000-нән артык вәкил катнашты. Иминлек саклауга 4 меңләп полиция хезмәткәре җәлеп ителде.

87 яшьлек Маргарет Тэтчер 8 апрельдә вафат булды. Британия хөкүмәтен 1979 елдан 1990 елга кадәр җитәкләгән Тэтчер ил тарихында бердәнбер хатын-кыз премьер-министр булды.

XS
SM
MD
LG