Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Сәмигуллин: "Безне Кавказ белән чагыштырырга кирәкми"


Яңа мөфти журналистлар белән очрашты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:53 0:00

Яңа мөфти журналистлар белән очрашты

17 апрельдә Татарстан мөселманнарының VI чираттан тыш корылтаенда республика мөфтие булып сайланган Камил Сәмигуллин журналистлар белән очрашып аларның сорауларына җавап бирде.

Төшке 11 сәгать 30 минутка билгеләнгән матбугат очрашуына яңа мөфти шактый соңарып килде. Әллә барыбызга да чыгып китәргәме икән дип уйлый башлаган каләм ияләре шулай да каласы итте. Бераздан Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев белән залга кереп журналистлар каршына утырган Камил Сәмигуллин турыдан сорауларга җавап бирергә әзер икәнен белдерде.

Яңа мөфтигә сораулар ике дәүләт телендә бирелде. Ул русча сорауларга русча, татарча сорауларга татарча җавап кайтарды.

– Узган елгы вакыйгалар мөфти булып эшләү кеше тормышы өчен куркыныч булуын күрсәтте. Сез адекват булмаган кешеләр белән очрашырга әзерме һәм сезнең тән сакчыгыз бармы?

– Без Аллаһы Тәгаләгә ышанабыз. Язмышыбызда ни язылган булса шул булыр. Тән сакчысына килгәндә, аны киләчәктә уйларга кирәк.

– Алдагы эшегездә төп максатыгыз нидән гыйбәрәт булачак?

– Иң беренче чиратта бердәмлегебезне ныгыту өчен тырышачакбыз.

– Татарстанда таркалган мөселман өммәтен берләштерү өчен нәрсә эшләргә җыенасыз?

– Әллә ниләр уйлап чыгарырга кирәкми. Шулай да арабызда бер таркаулык килеп чыкса без мирасыбызга кайтачакбыз. Бүген булган сораулар элек тә булган. Без алга таба Хәнәфи мәзхәбе кысаларында һәркем белән диалог алып барачакбыз. Әмма терорчылык белән шөгыльләнүчеләр белән беркайчан өстәл артына утырмаячакбыз.

– Чит төбәкләрдәге татарлар белән эш ничек алып барылачак?

– Болгардагы Ак мәчеттә бер мәдрәсә ачырга кирәк дип уйлыйм. Анда читтән килгән татарларга тарихыбыз, телебез укытылыр дип өметләнәбез.

– Ничек уйлыйсыз, радикал исламга каршы көрәшегез сездән алдагы мөфти эше белән чагыштырганда нинди булыр?

– Минем кемнеңдер эшенә бәя бирүем дөрес булмас. Һәр мөфтинең үз максаты бар. Әйтик беренче мөфти Татарстан диния нәзарәтен оештырды, икенчесе вакытында күпләп мәчетләр төзелде, өченче мөфти диалогка әһәмият бирде.

– Ә радикал исламга каршы көрәшүне үзегезнең максатларыгыз арасына аласызмы?

– Безне Кавказ белән чагыштырырга кирәкми. Без татарлар һәртөрле мәсьәләне чәй өстәле артында хәл итә алабыз.

– Рамил Юнысовның киләчәгенә карата нәрсә уйлыйсыз?

– Мин якыннан таныш булмаган кешегә бәя бирә алмыйм. Киләчәктә танышырмын дип уйлыйм.

– Ә ул хәзерге вакытта Татарстан диния нәзарәтендә эшлиме?

– Хәзерге вакытта Рамил Юнысов бездә эшләми.

– Татарстан диния нәзарәтенә кергәндә мөфтият белән халыкны аерып торучы бер тимер чикләү (вертушка) бар. Сез ул чикләү тимерен кайчан алып аттырасыз?

– Сез кайчан киләсез? Моны уйларга кирәк. Бәлки аны башка урынга күчерергәдер.

– Мөфтинең ишек төбенәме? (залда көлешүләр)

Бу сорауга мөфти елмаеп җавап бирде.

– Бүген чираттан тыш корылтай булды, чираттагы корылтай ике елданмы әллә инде дүрт елдан соң булачакмы?

– Чираттагы корылтай дүрт елдан соң булачак. Мине дүрт елга сайладылар.

– Җәлил хәзрәткә сорау. Бүгенге корылтайны журналист халкы хаталар өстендә эш дип кабул итте. Кадрлар сәясәтендә хаталар булды дип уйлады. Сезнеңчә, хаталарны төзәтү ничек алып барылачак?

Җәлил Фазлыев: – Аңлавыгызча, без һәр вакыйганы Аллаһы Тәгаләнең бер тәкъдире итеп кабул итәбез. Шулай да, үткәндәге хата-кимчелекләрне искә алып яңа мөфти ыгы-зыгыларга нокта куеп, алга таба эшне матур гына алып барыр дип өметләнәбез. Мин үзем элеккеге кимчелегебез итеп, матбугат чаралары белән матур итеп эшли белмәвебезне саныйм.
XS
SM
MD
LG