Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Мөхәммәдия" китабына багышланган күргәзмә ачылды


"Мөхәммәдия" әсәре кулъязмасы, XIX гасырның беренче яртысы
"Мөхәммәдия" әсәре кулъязмасы, XIX гасырның беренче яртысы

18 апрельдә Кол Шәриф мәчетендә “Гаҗәеп “Мөхәммәдия” китабы: рухи хәзинәбез гәүһәре” дигән күргәзмә ачылды. Ул XX гасыр башларына кадәр татарлар арасында киң кулланылган “Мөхәммәдия” китабына багышлана.

Күргәзмәдә әлеге китапның сирәк кулъязмалары, басма төрләре, Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган XX йөз башы басма шамаилләр җыелмасы, китапны көйләп уку видеоязмалары урнаштырылган. Шулай ук XVI-XVII гасыр төрек каллиграфия эшләре куелган.

Күргәзмәнең ачылу тантанасында әйтелгәнчә, “Мөхәммәдия” китабы XVII гасырда татар җирлегенә үтеп кереп, Октябрь инкыйлабына кадәр татарлар арасында яратып кулланылган. Казан Кирмәне музей-тыюлыгы мөдире урынбасары Марат Гатин әлеге китапны “татарның рухи мирасының бер чагылышы” дип билгеләп үтте:

“Мөхәммәдия” китабы татар тарихында аерым урын биләп тора. Ул татарның рухи мирасының бер чагылышы. Аның популярлыгы турында 1845 елдан 1917 елга кадәр 24 тапкыр бастырылуы да сөйли. Ул Коръәннән соң укылу буенча икенче урында торган китап. Аны мәдрәсәләрдә укыту китабы буларак кулланганнар. “Мөхәммәдия”не көйләп уку мөнәҗәт жанрының формалашуына нигез салган”, дип сөйләде Марат Гатин.

Чарада әлеге китапның язылу тарихы, эчтәлеге турында да әйтеп киттеләр. Әсәрнең авторы - төрек шагыйре Мөхәммәт Чәләби. Китапны язуын ул 1449 елда тәмамлый һәм XVI гасырда әлеге әсәр Кырымда, ә XVII гасырда безнең төбәкләрдә тарала башлый. Төркиянең Юныс Әмре институтыннан килгән мөгаллимә Әминә Енитерзи бу әсәрнең язылуының ике сәбәбе турында сөйләде:

“Мөхәммәдия” әсәре беренче версия буенча авторның төшендә Мөхәммәт пәйгамбәрне күрү нәтиҗәсендә языла, икенчедән, бу әсәр Мөхәммәт Чәләбинең абыйсы соравы белән язылган дигән версия бар. Әсәрнең эчтәлегенә килгәндә, ул өч өлештән тора. Беренче өлеше дөнья яратылышына багышлана, икенчесе - Мөхәммәт пәйгамбәр тормыш юлына, өченчесе - теге дөньяга” дип сөйләде мөгаллимә.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров мөнәҗәтләрне халык арасында популярлаштыру кирәклеге турында әйтте: “Мин беркөнне интернетта мөнәҗәт сүзен җыйдым. Мөнәҗәтләр янында татар нашиде дигән аңлатма чыкты. Кызганыч, бездә бүген мөнәҗәт сүзе ятка әйләнде. Әлбәттә, төрек, гарәп көйләре бик матур, әмма безнең үзебезнең дә көйләребез бар бит”, диде Рөстәм Батров.

Күргәзмәдәге материаллар Казан Кирмәне музей-тыюлыгы, Татарстан республикасының гыйльми китапханәсе, милли архивы, китапханәсе, милли музее, Казан федераль университетының Н.Лобачевский исемендәге гыйльми китапханәсе, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Петербурдагы Диннәр тарихы музее фондларыннан һәм Төркиянең милли китапханәсе белән Юныс Әмре институты фондыннан алынган.

XS
SM
MD
LG