Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бостонда дүшәмбе шартлатуларын оештыруда шикләнелән Джохар Царнаевны эзлиләр


Джохар Царнаев
Джохар Царнаев
АКШның Бостон шәһәрендә полиция кешеләргә өйләреннән чыкмаска кушты. Анда Бостон марафонындагы шартлауларны оештыруда шикләнелгән Джохар Царнаевны эзлиләр.

Полиция әйтүенчә, Джохарның бертуганы, шулай ук шартлатуларга бәйле дип шикләнелгән Тамерлан Царнаев бүген иртән Бостон янындагы Уотертаун шәһәрендә полиция белән атышта һәлак булган. Джохар Царнаев качып киткән.

Бостонда һәм шәһәр янында җәмәгать транспорты туктатылган.

Царнаевларның АКШка Төньяк Кавказдан килгән булулары хәбәр ителә.

Чечня президенты Рамзан Кадыровның матбугат вәкиле Бостон шартлатуларын оештыруда шикләнелгән ул кешеләрнең Чечнягә бер катнашы да юк, дип белдерде.

Дүшәмбе көнне Бостон марафонының финиш сызыгы янында ике бомба шартлап өч кешене үтергән, 170-тән артык кешене яралаган иде.
XS
SM
MD
LG