Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда венчур ярминкәсе ачылды


25 апрель Казанга АКШ һәм Европа илләреннән инновацион идеяләр эзләүче һәм аларны финансларга әзер булган эре инвестиция фондлары җитәкчеләре килде.

Татарстан башкаласында бүген VIII венчур ярминкәсе ачылды. Анда 60тан артык идея авторы үзләренең проектларын тәкъдим итә. Чит ил инвесторлары монда тәкъдим ителүче инновацион идеяләр белән күптәннән кызыксына. Тик аларның кайсын финанслаячагын капитал ияләре әйтми. Венчур фондлары ябык клубны хәтерләтә.

Инвесторларның берсе Свен Лингъярд Европа һәм Америкада соңгы елларда венчур проектларны финанслауның сизелерлек кимүен билгеләп үтте. Яңа идеяләр аз. Шушы ук сүзләрне “Трайдент капитал” компаниясе идарә рәисе Дональд Диксон да кабатлый.

Свен Лингъярд һәм Дональд Диксон инновацион проектларны бөтен дөнья буенча эзли. Шул исәптән Русиядә дә. Акча бу кешеләрдә бер букча. Свен Лингъярдның кулында бүген 10 миллиард евро капитал бар.

“Мин капиталист буларак яңа идея һәм инновацион технологияләрне бөтен дөнья буенча эзләп йөрим. Шушы максаттан Казандагы венчур ярминкәсенә дә килдем. Без еш кына яңа идеяләргә югары уку йортларында юлыгабыз. Аларның авторларын без бизнесменнар белән очраштырып, зур компанияләр дәрәҗәсенә чыгарабыз”, ди Дональд Диксон.

Татарстанның инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов сүзләренчә, сигез ел эчендә республикада венчур фонды аша сигез мең проект узган. Шулар арасыннан нибары утызга якыны гына старт-ап, ягъни әзер проект дәрәҗәсенә үсеп җиткән.
Айнур Әйделдинов Казандагы венчур ярминкәсе турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:45 0:00

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бу өлкәдә Татарстанда алга китеш сизелсә дә “без әлегә соңарып барабыз”. Венчур фондын бүген тулысынча диярлек республика хөкүмәте финанслый. Хосусый инвестицияләр юк дәрәҗәсендә. Чит илләрдә исә киресенчә.

Венчур капиталы базары дөнья күләмендә якынча 41 миллиард доллар дип исәпләнә. Шуның 70%ы (30 миллиард доллар) Америка Кушма Штатларына туры килә. Европа өлеше – 6 миллиард. Ә Русиянеке узган ел нәтиҗәләре буенча хәтта 1 миллиардка да тулмаган.
XS
SM
MD
LG