Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнчыгыш Төркестанда яңа канлы бәрелеш


Кытай полициясе Өремчедә бер уйгырны тоткарлый (архив фотосы)
Кытай полициясе Өремчедә бер уйгырны тоткарлый (архив фотосы)

Көнчыгыш Төркестанда, Кытай кулындагы уйгыр җирләрендә (Синҗан-Уйгыр автоном төбәге) бу атнада янә канлы чуалышлар булды. Шушы төбәкнең тарихи Кашгар вилаятендә ике көн элек кабынып киткән низагда 21 кешенең һәлак булуы расланды.

Төбәкнең кытай хакимияте вәкиле Һау Һанмин сүзләренә караганда, вакыйга Кашгарның "Мәралбашы" дип аталган Бачу районында барлыкка килә. Андагы мәхәлләдә шикле кешеләр бар дигән сылтау белән өч кытай сакчысы бер өйгә бәреп керә. Өйдәгеләр пычаклар белән яклана башлый, хакимият сакчылары шуннан соң телефон аша өстәмә хәрби ярдәм сорый, низаг шулай башлана.
Сөргендәге Бөтендөнья уйгыр корылтае вәкиле Дилшат Рәшит исә, низагка асылда кытай милициясенең яшь бер уйгырны атып үтерүе сәбәп булды дип белдерде. Халыкның моңа нәфрәт белдерүе бәрелешләргә китерә. Нәтиҗәдә хакимият ягыннан унбиш, ә күтәрелгән халыктан алты кеше һәлак була. Үлгәннәрнең күпчелеге милләте белән уйгыр булган.
Шушы соңгы низаг, 2009 елда хан-кытайлар белән уйгырлар арасында булып алган канлы вакыйгалардан соң икенче зур канлы бәрелеш булып тора. 2009 елның җәендә, Кытай рәсмиләре мәгълүматына караганда, ике йөзләп кеше үлгән иде. Сөргендәге уйгыр вәкилләре, шул канлы вакыйгада рәсми саннардан күпкә артык кешенең үлүен һәм аннан соң меңгә якын кешенең эзсез-хәбәрсез югалуын хәбәр иткән иде.
Төрки дөньяның зур һәм тарихи бер өлеше булган уйгырлар озак еллардан бирле Кытай хакимияте тарафыннан зуp басымга дучар калуларына һәм төбәктә иреклекнең кысылуына зарланып килә. 2009 ел вакыйгаларыннан соң төбәктәге хәрби контролнe тагын да көчәйткән Пекин хакимияте исә уйгырларны террорчылыкта гаепли.
XS
SM
MD
LG