Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прагада шартлауда 40лап кеше төрле җәрәхәтләр алды


Бүген Чехия башкаласы Прага шәһәре үзәгендәге милли театр янындагы бинада шартлау булды. Анда 40лап кеше яраланган.

Шартлау булган бинага зур зыян килгән. Анда кешеләр калу ихтималлыгы бар. Хәзер бу урында коткару хезмәтләре эшли.

Каза газ шартлау нәтиҗәсендә чыккан дип әйтелә. Күрше йортлардагы тәрәзәләр ватылган. Андагы кешеләрне өйләреннән күчергәннәр.
XS
SM
MD
LG