Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мөселман яшьләре фестивале узачак


10-16 июньдә Татарстанда җиденче тапкыр мөселман яшьләре фестивале узачак. Ул быел Болгарда үтә.

Аны яшьләр, спорт һәм туристлык министрлыгы, федераль милли-мәдәни мохтәрият, Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте, “Идел” яшьләр үзәге Татарстан президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе ярдәмендә оештыра.

Чара мөселман яшьләрен берләштерүне күздә тота һәм анда төрле түгәрәк өстәлләр, бәйгеләр, очрашулар, сәяхәтләр булачак.

Фестиваль кысаларында көндәлек газета нәшер ителәчәк, фильмнар күрсәтеләчәк.
XS
SM
MD
LG