Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда иң уңган чит ил студент кызы сайланды


Казанда "Дөнья энҗесе" сайланды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:08 0:00

Казанда "Дөнья энҗесе" сайланды

27 апрельдә Казанның УНИКС концертлар залында "Дөнья энҗесе" бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Быел ул дүртенче тапкыр узды.

Сайлап алу этаплары Халыклар дуслыгы йортында үтте. Бирегә 30дан артык төрле милләт кызлары килгән иде. Ахыр чиктә финал өлешенә 15 кыз чыкты, шулар арасында АКШ, Мексика, Ангола, Бангладеш, Малайзия, Кытай кызлары бар иде. Бәйгедә төрле ил вәкилләре катнашты. Татарстанны Алия Ягъфәрова вәкиллек итте.

Бәйге өч өлештән торды. Беренчесе – үзең, тормышың турында сөйләү, икенче өлеш – сорауларга җавап бирү һәм өченче өлеш иҗади номерлар белән бәйле иде.

Татарстанның чит ил студентлары ассоцияциясе рәисе Адени Адебайо әйтүенчә, бу чаралар төрле илләрнең мәдәнияте белән танышуга яхшы мөмкинлек булып тора. Нигериядән килгән студент тел мәсьәләсе дә кискен килеп басканын инкарь итми.

“Без барыбыз да мәдәниятне, матурлыкны яратабыз. Шушы бәйге аша төрле милләтләр арасында үзара мәдәни алмашу бара. Телләр төрле булса да, мәдәният аша бер-береңне аңлап була. Билгеле, кайбер чит ил студентлары өчен телне өйрәнү зур бәла булып тора, ләкин тиздән бу мәсьәләне чишәр өчен юнәлгән концепция эшләнер дип көтелә”, диде Адебайо.

Бәйгедә ике вице-мисс сайланды. Бу бүләккә Анголадан килгән Кошта Сүрия һәм Үзбәкстаннан Азизә Хәсәнбаева лаек булдылар. Ә “Дөнья энҗесе 2013” бәйгесенең җиңүчесе итеп Грузиядән Текле Вардзиашвили игълан ителде.
XS
SM
MD
LG