Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау Җәмигъ мәчетендә Коръән уку бәйгесе узды


Бәйгедә катнашучы кызлар
Бәйгедә катнашучы кызлар

Удмуртия мөфтияте Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетендә алтынчы ел рәттән балалар арасында Коръән уку буенча бәйге оештыра. Бәйгегә Удмуртия мәхәлләләреннән тыш Әгерҗе районыннан, Киров өлкәсе Килмез авылыннан да имамнар мәдрәсәдә белем алган шәкертләрен бәйгегә алып килә. Биредә балалар үзара аралаша, белемен тикшерә дигән фикердә алар.

Быелгы бәйгедә ике йөз бала катнашты. “Аларның туксан дүрте - ир бала, йөз алтысы - кыз бала. Ел саен катнашучылар саны арта, белем дәрәҗәсе дә сизелерлек үсә. Бу безне бик шатландыра”, диде Удмуртия мөфтиенең укулар оештыру буенча ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Шагаев.

Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, бу чара бәйге генә түгел, ә мәдрәсәдә уку елы тәмамлануга багышланган бәйрәм дә.

Рөстәм хәзрәт бәйгенең шартларын да аңлатты. Бәйгедә катнашучыларның белеме баллар белән бәяләнә. Балалар Коръәнне яттан тәҗвид кагыйдәсен кулланып укырга, аннан соң балалар гарәп имласы белән язылган сүрәләрне укып күрсәтергә тиеш. Шулай ук Коръәннең күпме күләмдә ятлаганы өчен дә балл өстәлә. Шулай ук балаларның мөселманча киемдә булуы, үзен әдәпле тотуына да игътибар бирелә.

Икенче ел рәттән бәйгегә республикада яшәүче таҗик оешмасы каршында ачылган Коръән мәктәбеннән дә шәкертләр катнаша. Оешма вәкилләре бәйгегә килгән балалар өчен пылау да әзерләгән.

Бәйге 7 яшьтән 16 яшькәчә балалар арасында уздырыла. Әмма ел саен әти-әниләре ике-өч яшьлек сабыйларын да алып килә. Кызлар арасында иң яшь катнашучы Зәйнәп Кәлимуллинага әле өч яшь тә тулмаган. Кызчык 14 сүрә белә. Укытучылар сүзләренчә, кайбер олырак балалар да шулкадәр белми икән.
Ә малайлар арасында Хәлим Газизуллин, аңа майда дүрт тула. Хәлимнең бик матур итеп укуын жюри әгъзалары гына түгел, бәйгене күзәтергә килгән әби-бабайлар, ата-аналар да билгеләп үтте.

Ләйсән Газизова бәйгегә дүрт баласын алып килгән. Олы уллары Камил, аңа 11 яшь, сигез яшьлек Әминә, Ильяска алты яшь һәм дүрт яшьлек Алия. Балалар белән ел буена өйдә үзләре шөгыльләнә, өлкәннәре кечеләргә ярдәм итә. Әти-әнисе дә балаларга дин сабагын бирүгә зур игътибар итә.

Кызларның белемен бәяләүче комиссия әгъзасы Эльвира Гатауллина да аларның белем дәрәҗәсе үсүен билгеләде. Мәчеттә беренче дин сабагын ала башлаган кызлар Әлмәттә мәдрәсә тәмамлап, хәзер балаларны укыталар. Шуңа да укуга бик нык игътибар бирелә. Конкурста катнашырга чит төбәкләрдән дә балалар килгән. “Кунаклар белән Ижау мәчете каршында дин белемен алган балаларың белемен чагыштырырга кирәк түгел. Алар арасында төрле белемле балалар бар. Кунаклар арасында да нык белемле балалар бар. Алар урын алырга өметләнеп киләләр дә бәйгегә”, диде Эльвира. Дөрестән дә, урыннар алган балалар арасында кунакларның исемнәре дә аталды.

Бәйгедә җиңү яулаучыларга диплом, махсус бүләкләр тапшырылды. Һәр катнашучыга истәлеккә бүләкләр өләштеләр. Бәйге мәчет ашханәсендә бәйрәм ашы белән тәмамланды.

Тәрбияле, иманлы, дин нигезләрен нык үзләштергән балалар саны елдан-ел арта. Бу чара шуны да күрсәтте - балалар мәчеттә генә дин сабакларын алмый. Ата-аналар өйдә дә ул-кызларын ислам дине нигезендә тәрбияләргә омтылуы, балаларның да тырышлыгы сизелә дигән фикердә Коръән уку бәйгесен оештыручылар.

Мондый чараларны оештыруда дин кардәшләребез дә актив катнаша. Бүләкләрне, табынга куярга ризыкларны иганәчеләр ярдәм иткән.

Җәй айларында малайлар һәм кызлар өчен ял атналыклары оештырылачак.
XS
SM
MD
LG