Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гуантанамода ачлык тотучылар саны арта


Гуантанамодагы американ хәрби төрмәсендә ачлык тотучылар саны арта. Тоткындагы 166 кешенең йөзе ачлык тота диелә, адвокатлар исә аларның саны 130 булуын әйтә.

Төрмә җитәкчелеге вәкиле сүзләренчә, ачлык тотучы 19 кешегә ризык мәҗбүри кертелә. Биш кеше хастаханәгә салынган.

Ачлык тоту февральдә башланды. Тоткыннар моны төрмә сакчыларының Коръән белән саксыз кылануына протест йөзеннән дип әйтте. Соңрак бу акция киңрәк җәелде һәм тоткыннар үзләренең күп еллар мәхкәмә булмый торып төрмәдә утыруына канәгатьсезлеген белдерә башлады.

АКШ президенты Барак Обама Конгресс әгъзаларын бу төрмәне яптыруга күндерү өчен тагын тырышып караячагын әйтте. 2001 елда АКШтагы теракттан соң Кубадагы Гуантанамо төрмәсенә Әфганстан, Гыйрак һәм башка илләрдә террорчылыкта шикләнелеп кулга алынганнар китерелде.

Гуантанамо төрмәсендә Татарстаннан да бер кеше – Чаллыдан Равил Минһаҗев утыра.
XS
SM
MD
LG