Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида 1 майны билгеләделәр


Омскида соңгы көннәрдә тоташ диярлек яуган яңгырлар туктап, 1 май көнне кояш елмайды, әмма һаваның җылылыгы иртән 5-6 дәрәҗәдән артмады, шулай да халык демонстрациягә шактый җыелган иде.

1917 елдан бирле Русиядә рәсми үткәрелеп килгән яз һәм хезмәт бәйрәме җыенын гадәттәгечә “Бердәм Русия” фиркасе, "Бөтенрусия халык фронты" һәм Һөнәр берлекләре оештырды. Әләмнәр, байраклар, шигарләр күтәргән халык митинг урынына – Елга вокзалы мәйданына агылды.

Митингны Омски өлкәсе башлыгы Виктор Назаров ачып җибәрде. Аннан соң сүз депутатларга, мәгариф хезмәткәрләренә, студентлар берлеге вәкилләренә бирелде. Студентлар стипендиянең шәһәр транспортында йөрергә дә җитмәүеннән зарланды, укытучылар, киресенчә, хезмәт хаклары артты дип канәгатьлек белдерде.

Трибунага якын гына "Җирне - халыкка" дигән шигар күтәргән ялгыз пикетчы торды, аңа игътибар итүче булмады кебек.

Әлеге митингта Дуслык йорты мөдире Наталья Степанова җитәкчелегендә милли-мәдәни оешмалар вәкилләре дә катнашты.

Коммунистлар фиркасе оештырган җыен бераз соңрак башланды. Кызыл байраклар, Ленин, Сталин рәсемнәре, төрле шигарләр күтәргән фирка вәкилләре Ленин урамыннан уздылар, шәһәр үзәгендәге халык телендә хәзер дә Ленин мәйданы дип йөртелгән урында Ленин һәйкәле янында митинг үткәрделәр.

Омски коммунистлары 1 майны билгеләде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:30 0:00
XS
SM
MD
LG