Accessibility links

Омскида Тукайны искә алдылар


Омскиның "Умырзая" ансамбле
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00

Омскиның "Умырзая" ансамбле

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу уңаеннан "Мин татарча сөйләшәм" акциясе Омскида 2008 елдан бирле даими үткәрелеп килә.

Шәһәр милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан уздырылган быелгы акция бөек шагыйребезнең вафатына 100 ел тулуга багышланды һәм башка еллардан аерма буларак урамда түгел, бинада, өлкәнең Пушкин исемендәге китапханәсендә үтте.

Чараның беренче өлеше китапханәнең җыелышлар залында барды. Тукайның шигырьләрен укытучылары Зөһрә ханым Зәйнетдинова белән килгән 13нче санлы мәктәп укучылары сөйләде, шагыйрьнең сүзләренә иҗат ителгән җырларны "Умырзая" халык ансамбле һәм "Өмет" үрнәк студиясе башкарды. "Умырзая"ның бию төркеме яшьләре биюләре белән чараны ямьләде.
Омскиның "Өмет" студиясе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00

Экранда Габдулла Тукай турында фильм күрсәтелде, аннан соң залда утыручыларга фильм буенча сораулар бирелде. Халык шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен, иҗатын яхшы беләме, әллә игътибарлы булдымы – сорауларга актив җавап бирделәр. Әйтергә кирәк, тамашачылар арасында өлкән яшьтәгеләр дә, урта буын вәкилләре дә бар иде, шулай ук яшьләр дә шактый гына булды.

Мохтариятнең "Ялкын" оешмасы яшьләре сәхнә күренешләре, төрле уеннар әзерләгәннәр иде. Боларының инде Тукай иҗатына да, тәрҗемәи хәленә дә бәйләнеше булмаса да, халык бик яратып кабул итте. Аеруча татарча сөйли дә, җырлый да, бии дә белмәүче "сандыктан чыккан ике татар" күренешен алкышларга күмделәр.
Омскиның "Ялкын" оешмасы яшьләре
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00

Татарча белү-белмәү дигәннән, "Мин татарча сөйләшәм" чарасы үзе дә тулысынча рус телендә алып барылды. Рәхмәт, бик зур рәхмәт, дигән сүзләр генә татарча ишетелде. Алып баручылар – "Ялкын" оешмасы яшьләре иде. Яшьләр телне өйрәнергә тырышмыйлар түгел, күпләре атнага бер мәртәбә татар теле дәресләренә дә йөриләр. Әмма дәресләрдән башка татарча аралашу булмагач, нәтиҗәсе дә әлегә мактанырлык түгел.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе ике сәгатькә якын дәвам итте. Икенче өлеше китапханәнең фойесында барды. Анда өлкәнрәкләр тамаша кылды, яшьләр шау-шулы уеннарда катнашты, шаян биремнәр үтәде.

Быел өлкәнең Тара һәм Колосау районнары татарлары да Габдулла Тукайның туган көнен игътибарсыз калдырмадылар. Шагыйрьнең туган көне алдыннан Колосау татарлары Тара шәһәренең татар үзәге оештырган концерт карады. Концертта Тукай сүзләренә җырлар яңгырады, шигырьләр укылды.

Концертта катнашучылар Тара татар үзәгенең "Нур" ансамбле, Балалар иҗады үзәгенең "Якташ" клубы җырчылары, Тараның Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләүче бию ансамбле булды.
Тара татар үзәгенең "Нур" ансамбле һәм балалар иҗады үзәгенең "Якташ" клубы
Тара татар үзәгенең "Нур" ансамбле һәм балалар иҗады үзәгенең "Якташ" клубы
XS
SM
MD
LG