Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган-Пакстан чигендә яңа атышлар булды


Әфганстан белән Пакстан арасындагы бәхәсле чик буенда бүген тагын атышлар булды. Әфган рәсмиләре әйтүенчә, атыш көнчыгышта Җалабад янындагы Нангарар виләятенең Гошта районында булган. Узган атнада әфган хәрбиләре анда Пакстан урнаштырган чик капкасын юк иткән иде.

Британнар XIX гасырда сызган ул чик буенда узган атнада булган атышта бер әфган чик сакчысы һәлак булды һәм Әфганстанда моңа протест белдерүләр башланды.
XS
SM
MD
LG