Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Левада" аналитик үзәге чит ил агенты булып теркәлергә җыенмый


“Левада” аналитик оешмасы мөдире Лев Гудков
“Левада” аналитик оешмасы мөдире Лев Гудков
“Левада” аналитик оешмасы мөдире Лев Гудков оешманың чит ил агенты буларак теркәлергә җыенмавын белдерде.

Гудков әйтүенчә, аның җитәкчелегендәге оешма читтән грантлар алуын һәм халыкара проектларда катнашуын яшерми. Гудков әлегә баш прокуратурадан “Юрий Левада аналитик үзәге”нең чит ил агенты дип танылуы турында рәсми документлар килмәгәнлеген белдерде.

“Известия” газеты прокуратурадагы исеме аталмаган чыганакка таянып “Левада” үзәгеннән чит ил агенты буларак теркәлүне таләп итүләре турында язып чыккан иде.
XS
SM
MD
LG