Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон Сабантуена Айдар Галимовны көтәләр


Вашингтон Сабантуе. 2012 ел
Вашингтон Сабантуе. 2012 ел

Американың көнчыгыш ярында яшәүче татарлар 25 май көнне Вашингтонда Сабантуе уздыра. Бәйрәмгә җырчы Айдар Галимов чакырылган.

Нью-Йорк яки Сан-Францискодан аермалы буларак, Вашингтон шәһәре тирәсендә дистәләрчә еллар буе яшәп килүче татарлар саны күп түгел. Милләттәшләр бирегә Советлар берлеге таркалгач кына килә башлый. Шулай ук студент вакытында ук монда килеп төпләнгән татарлар бар.

Вашингтонның үзендә татарлар артып бара. Бу урын Сабантуй уздыру өчен юкка сайланмаган. Американың Көнчыгыш ярында татарлар сибелеп яши, шуның өчен Вашингтон татарларны очрашуның бер үзәге итеп сайланган. Бу бәйрәмгә Пенсильвания, Иллинойс, Мэриленд, Дэлавер, якын тирәдә урнашкан башка штатлардан киләләр.

Соңгы елларда бу Сабантуйга Татарстаннан җырчылар килә башлады. Үткән ел Вашингтонда җырчы Филүс Каһиров чыгыш ясаган иде. Быел Америка татарлары Айдар Галимовны көтә.

Сабантуйны оештыручыларның берсе Динә Әбкәирова-Морадымов әйтүенчә, “йолдызны” чакыру хыял күптән яшәп килгән, әмма бу теләк быел гына тормышка ашкан. Динә үзе Уфа якларыннан бирегә килеп төпләнгән.

“Күптән бу турыда уйлаган идек. Бу хыял турында әтигә әйттем, ә ул Айдар Галимов белән уртак танышлар булганын җиткерде һәм сөйләшеп карарга вәгъдә итте. Бөтен чыгымнарны Уфада яшәүче бер эшмәкәр капларга ризалык бирде. Ул Вашингтондагы Сабантуйны яхшы эш итеп бәяләде һәм Галимов белән бергә бәйрәм итәргә киләчәк”, ди Динә.

Вашингтондагы Сабантуйны электән үк уздыра башлыйлар. Бу эшкә монда яшәүче өлкән буын алына. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында бәйрәм тукталып тора. Америкада яшәүче яшьләр бу гадәтне 2009 елда гына торгызалар. Шул елдан башлап Вашингтонда ел саен Сабантуй үтеп килә.

“Айдар Галимов бик ихлас кеше булып чыкты. Бездә чыгыш ясарга тәкъдим иткәч, бик теләп ризалашты. Яшьләргә ярдәм итү мөмкинлеге итеп аңлаган булса кирәк. Инде виза да, билетлар да әзер. Галимов монда килер өчен үзендәге концертның вакытын да алмаштырды”, диде Динә Әбкәирова-Морадымов.

Айдар Галимовтан тыш биредә үзешчән артистлар да чыгыш ясар дип көтелә. Шулар арасында Бостоннан “Бәйрәм” ансамбле һәм балалардан бер җыр булачак. Ә инде яшьләрдән Илмир Әхмәтҗанов, Илнар Фатыхов, Илдар Мөхәммәтҗанов һәм Айсылу Исмәгыйлева чыгыш ясаячак.

Сабантуй Algonkian Regional Park дигән урында узачак. Чарага теләсә кем килә ала.
XS
SM
MD
LG