Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бангладышта җимерелгән бинада табылган мәетләр саны меңнән артты


Хәрабә астында калган корбаннарны алып чыгу
Хәрабә астында калган корбаннарны алып чыгу
Бангладышның Дакка шәһәре янында тегү ширкәте бинасы җимерелүдән үлгәннәр саны меңнән артып китте. Җирле хакимият бу казаның дөнья сәнәгате тарихында иң зур һәлакәт булуын белдерә.

Эзләү-коткару эшләрен алып баручылар хәрабәләр астында мәетләрнең әле дә күп булуын әйтә. Корбаннарның күпчелеге хатын-кызлар һәм, 18 яше тулмаганнарны эшкә алу тыелган булса да, үсмер кызлар.

24 апрельдә җимерелгән тугыз катлы бинада барлыгы өч меңнән артык кеше булган.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG