Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңа Тура" сәүдәгәрләре кире Казан базарларына кайта


"Яңа Тура" базарында янгын
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:51 0:00

"Яңа Тура" базарында янгын

"Яңа Тура"дагы янгыннан зыян күргән эшмәкәрләр кире башкала базарларына әйләнеп кайта. Аларга вакытлыча Казанның Үзәк базары, "Биг Зур" сәүдә комплексы һәм башка урыннардан сәүдә мәйданнары тәкъдим ителәчәк.

Янгыннан зыян күргән эшмәкәрләр саны 800гә якын. Матди зыянның күләме әлегә ачыклана гына. 1 июльгә Яңа Тураның икенче чиратын сафка бастыру күздә тотыла. Тик бөлгенлек алдында калган эшмәкәрләр бирегә әйләнеп кайтырмы? Республика хөкүмәте тарафыннан зыян күрүчеләргә компенсация рәвешендә аренда хакын киметү күздә тотыла. Бу турыда бүген Татарстан премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров белдерде.

"Яңа Тура" базарында көчле янгын кичә көндезге сәгать икедә чыга. Сәүдә мәйданнарының 80%ы көлгә әйләнә. Корбаннар юк. Яңа Турадагы янгын факты буенча җинаять эше дә кузгатылган. Гадәттән тыш хәлнең төп сәбәбе –электр чыбыкларында дип карала.

Яңа Турадагы янгыннан инде кул җылытып калучылар да барлыкка килә. Эшмәкәрләр әйләнеп кайта торган базарларда аренда хакы кинәт кенә үсә башлаган. Шәһәр хакимияте бу вазгыятьне контрольгә алырга вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG