Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Русия Федерация шурасы утырышы узачак


Русия Федерация шурасы утырышын Казанда уздыру тәкъдиме белән Татарстан Дәүләт шурасы чыккан. Бу хакта бүген Татарстан фәннәр академиясе җыелышында спикер Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

Русия президенты Владимир Путин бу тәкъдимне яклаган. Хәзер утырышны уздыру көннәре билгеләнә.

«Русия сенаторларына яңартылган Казан, Зөя, Болгарны күрсәтергә исәп бар», диде Мөхәммәтшин.
XS
SM
MD
LG