Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмованың "Ачылмаган татар тарихы" тәкъдим ителде


Фәүзия Бәйрәмова яңа китабын тәкъдим итү вакытында
Фәүзия Бәйрәмова яңа китабын тәкъдим итү вакытында

13 май көнне Чаллының 14нче бистәсендә яңа татар китапханәсе ачылды. Биредә эшләүчеләр язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу оештырып, аның “Ачылмаган татар тарихы” китабы белән таныштырдылар.

Кичәне китапханә мөдире Алмазия Шәехова ачып җибәрде. Ул үз чыгышында Фәүзия Бәйрәмова иҗат иткән барлык китапларга тукталды, аларга бәя биреп, язучының барлык әсәрләрендә татар тормышы, аның фаҗигасе күренүен ассызыклады. Китаплардан аерым өземтәләр дә китерде. Аннан соң сөйләшү Фәүзия ханымның соңгы әсәрләреннән булган “Ачылмаган татар тарихы” китабы хакында барды. Бу китапны тәкъдим итү кичәсенә килүчеләр арасыннан “Фәүзия ханым, без сезнең элекке елларда ук чыккан әдәби китапларыгызны да бик яратып укый идек. Ни өчен тарихи әсәрләр язуга керештегез?” дигән сорау бирелү әлеге чараның көнүзәгенә әйләнде. Ике сәгатьтән артык барган сорау-җавап барышында Фәүзия Бәйрәмованың әйткән фикерләре арасында түбәндәгеләре дә бар иде.

“Ачылмаган татар тарихы” китабы
“Ачылмаган татар тарихы” китабы
“Аңлавымча, мин монда язучы, тарихчы буларак чакырылганмын. Китапханәче кызларыбыз вазгыятьне дөрес чамалаган. Моңарчы минем әдәби әсәрләрем дә чыгып торса, соңгы 10-15 елда тарихи язмаларым да басыла. Әдәби әсәрләр язучы - ул барыбер күңеле белән тарихчы, халыкның үткәнен өйрәнә, аның киләчәге өчен борчыла. Мин Казанда яшәгәндә дә, Чаллыга күченгәч тә иң зур бушлыкның тарих өлкәсендә булуын аңладым. Бу безнең бик йомшак, зәгыйфь урын.

Ә бит тарих татар, Чыңгызхан, Атилла дисәң, тетрәп, шаулап тора. Кем ул татар? Бу сорауга беркем дә ачык җавап бирә алмый. Кайсы монгол, кайсы болгар, кайсы татар, ди. Академиклар бу юнәлештәге фәнни эшләрен үзләре, тар даирә өчен генә яза. Тарихка кагылышлы әдәби әсәрләрне әкият итеп кенә кабул итәләр. Бу яклап Нурихан Фәттах, Вахит Имамов та, башкалар да, мин үзем дә язып карадым. Ләкин әлегә кадәр татарның кем икәнен ачыклап бирүче юк. Халык үзе дә белми, язучылар да, бәлки мин үзем дә белеп бетермимдер. Шуңа Аллаһы Тәгалә биргән гомеремдә милләтемнең кемлеген, нинди зур фаҗигале тарих үткәнен, киләчәген шәйләп, фаразлап язып калдырырга алындым. Бу зур эшкә алынганчы Худяков язмаларын өйрәнеп тарих фәннәре буенча кандидатлык диссертациясен якладым. Аңа кадәр дә тарихи эзләнүләрем бар иде. Әйе, башкалар кебек мин дә академик тонда, мәскәүләр сызган юл буенча, як-якка карамыйча, татарның бөеклеген артык күрсәтмичә, беркемнең ачуын чыгармыйча, әзрәк Болгарга төшеп, әзрәк Казан ханлыгына кереп яза ала идем. Ләкин болай язучылар күп булды һәм алар халыкны уята алмады.

Фәүзия Бәйрәмова китаплары
Фәүзия Бәйрәмова китаплары
Уйлана торгач, мин шуны аңладым: татарда фәнни-популяр жанр юк икән. Тарихта шундый жанр булмый торып, халык күңеленә үтеп кереп булмый. Бу юнәлештәге язмалар архив материалларына нигезләнгән, фәнни дәлилләнгән һәм халык укырлык булсын. Академиклар өчен язу турында сүз бармый. Әсәр популяр булсын өчен аңа йөрәк хисеңне салырга кирәк. Язмаларда кешеләр, ханнарыбыз, ханбикәләребез язмышлары, аларның сугышып-кырылып үлүләрен үз күзләрең белән күргән кебек, үзең утырып елаган килеш язарга тиешсең. Әби-бабаларыбызның милләт, ил, дин өчен аяусыз көрәшләрен күрсәтү зарур. Мин менә шушы юлга кереп киттем. Башта материал туплыйм, аннан елый-елый язам һәм халыкка тапшырам. Шундый юл белән дистәләгән китап яздым. Аларның беренчесе “Таралып яткан татар” китабы булгандыр һәм ул 2003 елда чыкты.

Китапханә бинасы
Китапханә бинасы
Мин бик күп җирләргә барып, архивларда булып, андагы татарлар тормышын өйрәнеп, тарихи каһарманнарыбызның нәселләре белән очрашып, бүгенгесен дә күреп яздым бу китапны. Бу уңайдан алман, гарәп, американ, урыс, татар галимнәренең моңа кадәр әйткән фикерләрен дә өйрәнәм, татарның фаҗигале якларын, бөеклеген күрсәткән урыннарын яңартам. Мәсәлән, Миллер “Татарлар - Себердә төп халык. Әгәр татар үз тарихын белсә, болай яшәмәс иде. Татар кебек халык дөньяда юк. Ни кызганыч, аларның үз үткәннәрен язучы тарихчылары юк”, дигән. Алман галиме бу сүзләрне 1750 елларда әйтеп калдырган. Дөрес, “ломоносов”лар аның күп өлешен юк иткән. Ләкин безгә калганы да җитә. Менә шундый әйберләрне туплаганнан соң татар тарихында орлык, кыя барлыкка килә.

“Туран иле” китабым Омски, Новосибирски,Төмән өлкәләрендә, Алтайдан Уралга кадәрге татар авылларында йөреп чыкканнан соң язылды. Кунакханәләрдә тормадым, әбиләрдә кундым. Аларның ризыгын кабып карадым, борынгы киемнәре, дастаннары, истәлекләре белән кызыксындым. Иң тетрәндергәне - шул яктагы әбиләренең сандык байлыгы белән кызыксыну була иде.

Алмазия Шәехова сөйли
Алмазия Шәехова сөйли
Менә бүген “Ачылмаган татар тарихы” китабын тәкъдим итүгә чакырылумын. Бу китапны бик авыр вакытларда яздым. Чөнки мин шартлы рәвештә хөкем ителгән идем. Аңа кадәр дә ике ел буе тикшерү астында булдым. Мин читкә гариза язып кына китә ала идем. Кая барсам да, башта прокуратурага гариза яздым. Хөкем ителгәч, айга бер тапкыр теркәлергә кирәк булды. Вакытында кайтып җитмәсәң, шартлы хөкемең чынга күчә. Шушы вазгыятьтә мин Омскидан Салехардка барып җитә алмадым, Чаллыга кире кайтырга туры килде. Соңрак барыбер Салехардка барырга насыйп булды.

Сөмбелә Фәхертдинова сөйли
Сөмбелә Фәхертдинова сөйли
Әлеге китапны язганда Пермь краеның Чәрдән шәһәр-авылына да барып җиттем. Хәзер анда төрмәләр сөреме. Биредә мең ел элек Чәрдән ханлыгы булган. Чәрдән музеенда мин татар ханнары белән бәйле булырга тиешле гаскәри киемнәр дә күрдем. Казан ханнары сөргенгә җибәрелгән Вологда каласында да булдым.

Мин күрмәгән әйберемне язмыйм. Ләкин язучы халкы фантазиягә бай, айда да татарлар яши дип язарга мөмкиннәр. Әмма дәлилле булсын өчен барырга, күрергә, архив материалларына таянырга, сөйләр кешеләрне табарга кирәк”, дигән сүзләрен дә җиткерде Фәүзия Бәйрәмова әлеге очрашуда.

Очрашуга килүчеләр
Очрашуга килүчеләр
Китапханәче Сөмбелә Фәхертдинова Фәүзия Бәйрәмованың алда әйтелгән мәхкәмәләр барышында эшнең татарча алып баруына ирешүен гаять зур үрнәк дип бәяләде. “Татар үзен хөрмәт итмәсә, аны санга сукмыйлар. Туган телне хөрмәт итсәк, дәүләтебез дә күптән мөстәкыйль булыр иде”, диде Сөмбелә ханым.

Бу кичтә шушы кечкенә генә татар китапханәсендәге бүлмәләрдә милләт, тел һәм дин язмышы турында чын күңелдән сөйләшү узды.
XS
SM
MD
LG