Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Төркия премьеры Эрдоган белән очраша


Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Барак Обаманың 2011 елда Нью-Йоркта БМО генераль ассамблеясы утырышында очрашуы
Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Барак Обаманың 2011 елда Нью-Йоркта БМО генераль ассамблеясы утырышында очрашуы
АКШ президенты Барак Обама бүген Ак Йортта Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очраша. Сөйләшү Сүриядәге сугыш турында булыр, дип фаразлана.

Бу атнада гына Төркиянең Сүрия белән чик буенда ике машинага куелган бомбалар шартлап дистәләгән кешенең үлеменә китерде. Әнкара террәр гамәлләрендә Сүрия күзләү хезмәтен гаепләде. Эрдоган Обамадан Башар Әсадның Сүрия президенты урынныннан читләштерү өчен басымны арттыруны сорарга җыена.

Вашингтон Төркиянең Сүриядә тынычлык урнаштыруга багышланган халыкара җыенны оештыруын тели.

Обама-Эрдоган очрашуында төбәктәге башка мәсьәләр, аерым алганда Израил-фәлестин низагы, Төркиянең Гыйрактагы Көрдистан төбәге белән килешүләре, Кыпрасның берләшү ихтималы да телгә алыныр, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG