Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ел китабы" җиңүчеләре билгеле булды


"Татар телендә проза" номинациясендә җиңгән китаплар
"Татар телендә проза" номинациясендә җиңгән китаплар

17 майда Татарстанның милли китапханәсендә узган "Ел китабы" чарасында халык арасында иң яратып укылган китаплар игълан ителде.

Алар 2011 елда бастырылып, 2012 ел дәверендә республика буенча иң күп укылган китаплар. Бәйгегә барлыгы 182 китап тәкъдим ителгән. Шуларның 55е шигырь җыентыгы, 53е проза һәм 48е балалар китабы. Ә 26сы рус телендә басылган әсәрләр.

Йомгаклар республиканың 45 районындагы 1600ләп үзәкләштерелгән китапханәләр нәтиҗәләре буенча чыгарылган. Бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә:

“Татар телендә шигърият” номинациясе:

I урын - Разил Вәлиев, “Көз балкышы”
II урын - Фәнис Яруллин, “Мәхәббәткә илтә юлларым”
III урын - Шәмсия Җиһангирова, “Илаһият”

“Татар телендә проза” номинациясе:

I урын - Нәбирә Гыйматдинова, “Синдә минем хакым бар”
II урын - Зифа Кадыйрова, “Язмыш сынавы”
III урын - Рәмзия Габделхакова, “Тау артында кояш”

“Балалар әдәбияты” номинациясе:

I урын - Хәкимҗан Халиков, “Ничек тизрәк үсәсе”
II урын - Ркаил Зәйдулла, "Сабантуй сөлгесе”
III урын - Рабит Батулла, “Шаян бака“

“Ел китабы” бәйгесе Татарстанда инде 27 ел рәттән уздырылып килә. Русия буенча иң беренче булып ул нәкъ Татарстанда башланды, дип сөйләде язучы Гәрәй Рәхим. “Аннан соң безгә тагын берничә милли республика иярде, алар да үз “Ел китабы”н үткәрә, ләкин безнең Татарстандагы кебек тантаналы итеп, китапка мәхәббәт булдыруга тиңнәр юк”, диде ул.

Разил Вәлиев кәгазь китапның бетеп, электронга күчү турындагы сүзләрнең “буш сүз” булуын ассызыклады:

“Мин күптән түгел Иранда китап күргәзмәсендә булып кайттым. Андагы кәгазь, традицион китапларны күреп шаккатасың. Дөньяда кәгазь китап бетә, барысы да электронга күчә дигән сүз - буш сүз ул. Аның кәгазе дә, электроны да булачак”, диде Разил Вәлиев.

Киләсе елда “Ел китабы” бәйгесенә “публицистика”, “фәнни-популяр әсәрләр” номинацияләре дә өстәләчәк.
XS
SM
MD
LG