Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта торнадода үлгәннәр саны югары


Коткаручылар җимерекләр арасыннан исән калучыларны эзли.
Коткаручылар җимерекләр арасыннан исән калучыларны эзли.
Дүшәмбе көнне АКШның көньягындагы Оклаһома-Сити шәһәре читеннән узган көчле торнадо нәтиҗәсендә кимендә 91 кеше, алар арасында 20 бала һәлак булды.

Өч чакрымлык мәйдан киңлегендәге җил дулкыны сәгатенә 330 чакрым тизлектә барган. Аның юлында булган 41 мең кеше яшәгән Мур бистәсе тулысынча җимерелгән. Торнадодан соң җимерек биналар һәм тимергә әйләнгән машиналар гына калган. Җил дулкыны укулар барган мәктәп өстеннән үткән, җимерекләр астында калган балаларны шунда ук табиблар карый.

Шәһәргә илтүче зур олы юлына да зур зыян килүе сәбәпле штатка ярдәм китерү дә авырлашкан. Һава торышын күзәтүчеләр 1999 елда да торнадоның нәкъ шул юлдан үткәнен белдерде.
XS
SM
MD
LG