Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби Галимуллинның әнисе улының үлеме өчен 1.5 млн сорый


Казанда яшәүче Илмира Галимуллина 20 яшьлек улы Илназның гаскәргә барырга җыелу урынында һәлак булуыннан килгән рухи зыян өчен 1.5 млн сум акча таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Аны мәхкәмәдә Казан хокук яклау үзәге адвокаты яклаячак, утырыш Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә 31 майга билгеләнгән. Акча Русия финанс министрлыгыннан таләп ителә.

Илмира Галимуллина үзе генә ике малай үстергән, Илназның энесе - инвалид. Илназ гаскәрдән соң полициядә эшләргә хыялланган булган.

2012 елның 29 июнь көнендә Илназ Галимуллин һәм хезмәткә алынган тагын 12 егеткә йокы бүлмәсендә матрацларны алыштырырга кушылган була. Галимуллин йөгереп килеп 4нче каттагы тәрәзәдән сикерә. Төшүдән соң ул исән кала, әмма соңыннан хастаханәдә алган яралардан үлә.

Казан гарнизонының хәрби-тикшерү бүлеге гаскәргә барырга җыелу урынында Галимуллинның үлеме белән бәйле Татарстан хәрби комитет хезмәткәрләренә каршы җинаять эше ачылмады. Тикшерү барышында гаскәргә барырга җыенган егетнең үлемендә гаепле кешеләр табылмады, дип хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG