Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салагышлар: "Балаларыбызны урыс мәктәбенә җибәрмәячәкбез"


Район җитәкчелеге Салагыш халкы белән очраша. Салагыш авылы хакимияте җитәкчесе Фәнис Фәхриев (с), район җитәкчесе урынбасары Ришат Нурисламов, район башлыгы Валерий Макаров, мәктәп директоры Айдар Хөснетдинов, районда мәгариф бүлеге вазифаларын башкаручы Вәсилә Сафиуллина. 20 май 2013
Район җитәкчелеге Салагыш халкы белән очраша. Салагыш авылы хакимияте җитәкчесе Фәнис Фәхриев (с), район җитәкчесе урынбасары Ришат Нурисламов, район башлыгы Валерий Макаров, мәктәп директоры Айдар Хөснетдинов, районда мәгариф бүлеге вазифаларын башкаручы Вәсилә Сафиуллина. 20 май 2013

20 май көнне Әгерҗе җитәкчелеге Салагыш халкы белән очрашып мәктәп язмышы турында сөйләште. Район башлыгы Валерий Макаров һәм авылдан вәкилләр мәктәп мәсьәләсен хәл итү өчен шушы арада мәгариф министрлыгына барырга җыена.

Вакыты-вакыты белән хәйран җитди дәлилләүләр, вакыты-вакыты белән җылы фикерләшү рухында үткән бу җыелышта авыл халкы барыбер үз сүзен бирмәгән. "Балаларыбызны урыс мәктәбе булган Азевога җибәрмәячәкбез, мәктәпне тугыз еллыкка калдырасыз икән, укучылар татар мәктәпләре булган шәһәр һәм авылларга туганнарына китеп укыячаклар", дигән алар.

Салагыш мәктәбендә 40 ел рус теле һәм әдәбияты укыткан хәзер пенсиядәге ветеран-укытучы Лениза Шәрипова сүзләренчә, авыл халкы Азевога балаларны ни өчен җибәрмәячәкләрен район түрәләренә өч өлешкә бүлеп бик тәфсилләп аңлаткан.

Беренчедән, авыл халкын Азевоның ераклыгы бик борчый. Бала һәр көн саен мәктәпкә бару һәм кайту өчен 50 чакрым ара үтәргә тиеш була. Җитмәсә бу юлның 10 чакрымына асфальт җәелмәгән. Мондый ерак юлга чыгарып җибәреп һәр көнне бер-бер хәл була күрмәсен дип ут йотып торырга тиеш булачакбыз, әгәр каза була калса нишләрбез, дигән алар. Норматив документларга күрә, укучы иң күп дигәндә бер якка 14 чакрымнан да озынрак юл үтәргә тиеш түгел.

Авыл халкы, укытучылар очрашуга җыела
Авыл халкы, укытучылар очрашуга җыела
Икенчедән, Азевога йөреп уку белем сыйфатына уңай тәэсир ясамаячак. Әгерҗе районы мәгариф бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Вәсилә Сафиуллина Салагыш мәктәбе мәсьәләсе килеп тугач Азатлык радиосына "Азевода балалар ярыша-ярыша укыячак, анда төпле белем бирелә", дигән иде. Салагыш халкы фикеренчә, тугыз ел буе татар мәктәбендә укыган, татар рухы белән тәрбияләнгән бала урыс мәктәбендәге 10-нчы сыйныфка килеп кушылгач та каушап калачак. Салагышта барлык фәннәр дә татар телендә укытылганга, урысча укуга күнегеп китү, адаптация өчен кимендә бер ел вакыт кирәк булачак. Аннары дәүләт имтиханнарына да бер ел гына вакыт кала. Ниндидер нәтиҗәләр көтү икеле.

Өченчедән, урыс мәктәбендә бернинди дә татар рухы булмаячак. Салагыш халкын менә бу ягы бигрәк тә борчый. Мәктәпне тугыз еллыкка калдыруга да каршы түгел, тик балалары йөреп укый торган мәктәп татар мәктәбе генә булсын, ди алар.

Салагыштан 10 чакрым ераклыкта урта мәктәпле бер татар авылы бар. Ул – Кичке таң. Куйбышев исемендәге сусаклагыч ясалганга кадәр ике арадагы елга аша күпер булган, авыллар аралашып яшәгән. Әмма сусаклагыч ясаганда күпләгән татар авылларын башка урынга күчәргә мәҗбүр иткәннәр, күчерелмәгәннәре арасында исә элемтәләр өзелгән.

Салагышта үткән җыелыштан соң район башлыгы Валерий Макаров белән күзгә-күз сөйләшкән вакытта салагышлар ярым шаярып: "Әгәр күпер салсагыз, без балаларны Кичке таңга йөртеп укытуга каршы түгел", дип әйткән. Икенче бер урындагы күпер аша хәзер Кичке таңга бару өчен 60 чакрымлап ара үтү кирәк.

Район хакимияте дә, авыл халкы да Салагыш һәм Кичке таң арасында беркайчан да күпер салынмаячагын аңлый. Ул зур сумнарга чыгачак. Районның андый акчасы юк. Азевога кадәр юлның өчтән бере асфальт булмаган кебек, Салагышның үзендә дә заманча юл юк. Бу авылдан чыкканнар "Минем дөньям" сәхифәсендәге мәктәпнең фотоларын карап "Юллар элек тә булмаган һәм хәзер дә юк", дип фикер дә калдырган.

Район җитәкчелеге сүзләренчә, акчасызлык нәкъ Салагыш мәктәбен тугыз еллыкка калдырырга этәргән. Бу хакта алар җыелыш вакытында ата-аналарга бәйнә-бәйнә аңлатырга тырышкан.

Азатлык радиосы очрашуның икенче көнендә мәгариф бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Вәсилә Сафиуллина белән элемтәгә керде. Аның сүзләренчә, Әгерҗе районындагы 19 мәктәпне тоту өчен быелга 42 миллион сум акча җитми. Салагышка килгәндә исә, 2012 елгы компенсацияләрне түләү өчен 4 миллион 572 мең сум акча кирәк. Моның эченә укытучыларга хезмәт хаклары түләү дә кергән.

"Русия күләмендә һәм Татарстанда укытучыларның хезмәт хакларын арттыру бер яктан яхшы эш булса да, икенче яктан финанс кытлыгы китереп чыгарды. Салагышта 4 миллион 572 мең сумның 3 миллион 369 меңе хезмәт хакы өлеше булып тора. Салагыш тугыз еллыкка калган очракта да район 624 мең сумны гына янга калдырачак. Ә калганын табарга тиеш булачак.

Бу җитди мәсьәләне татар мәктәбен ябалар икән дип кенә әйләндереп калдырырга ярамый. Балалар саны аз булганга аларга бүленгән акчалар кими, ә чыгымнар зур. Девятерня, Исәнбай, Иж-Бубый мәктәпләре белән дә шул ук хәл. Бу мәктәпләрне тугыз еллыкка күчергән очракта да кирәк булган акчаның биштән бер өлешен генә экономияли алачакбыз. Әлеге 52 миллионның 42 миллионын район каян да булса башка җирдән табарга тиеш була", диде Сафиуллина.

Социаль челтәрдәге мәктәп рәсеме астына элек тә, хәзер дә авылда асфальт юл булмавы турында язып калдырганнар
Социаль челтәрдәге мәктәп рәсеме астына элек тә, хәзер дә авылда асфальт юл булмавы турында язып калдырганнар
Район җитәкчелеге авыл халкының балаларын рус мәктәбенә җибәрергә теләмәүләрен аңлый, дип белдерде ул. Шуңа күрә җыелышта мәсьәләне ничек булса да уңай хәл итү өчен алар Татарстан мәгариф министрлыгына бергәләшеп барырыга дип килешкәннәр. Район башлыгы Валерий Макаров, үзем дә барачакмын, дип вәгъдә иткән. Салагыштан да вәкилләр булачак. “Бу сәфәр безнең файдага булыр дип өметләнәбез, әмма йомшак җәеп катыга утырта күрмәсеннәр иде дип борчылабыз”, ди Лениза ханым.

Мәктәп мөдире Айдар Хөснетдинов та Казанга барырга каршы түгел. Шулай да ул Азатлыкка инде бу юлы, мәктәп тирәсендә шау-шу чыгып ике атна вакыт үткәннән соң, үзенең халык ягында да, район җитәкчелеге ягында да түгел икәнлеген белдерде.

Авыл халкы арасында хакыйкатьне ачкан, мәктәп хәлләрен дөньяга чыгаруга ярдәм иткән өчен Хөснетдиновны эштән алалар икән дигән сүз дә таралаган булган.

Салагыш мәктәбе укытучылары арасында: “Директорыбызны бүтән бер сүз дә сөйләмәскә дип нык кисәткән булырга тиешләр”, дип белдерүчеләр дә бар.

Авыл халкы да, укытучылар да район җитәкчелегенең үз яннарына килеп мәктәп мәсьәләсе турында ачыктан-ачык сөйләшүен уңай бәяли. Казанга сәфәр дә уңышлы төгәлләнер дип өметләнә.

Җыелышта ата-аналар, укытучылар – барлыгы 60 лап кеше катнашкан. "Районнан бу киңәшмә турында алдан хәбәр итсәләр күбрәк тә җыелыр идек, чара буласы көнне иртәнге 10-да гына хәбәр килде, мәктәп директоры районда сессиядә иде, ул шалтыратып әйтте, ди Лениза ханым.

Сафиуллина сүзләренчә, Исәнбай, Девятерня, Иж-Бубыйдагы урта мәктәпләрне тугыз еллыкка калдыру, Тәбәрле мәктәбен башлангыч итү тирәсендә кискен вәзгыять тумаган. Мәктәп җитәкчеләре дә, авыл хакимияте башлыклары да акча кытлыгы мәсьәләсен яхшы аңлаган. “Алар: "Мәктәпне бөтенләй япсалар да берни әйтә алмас идек, мәктәпне калдырганга бик рәхмәтлебез”, диделәр", ди Сафиуллина.

Шунсы да билгеле: район җитәкчелеге Салагышка барган кебек, әлеге авылларга юл тотып халык белән очрашып, ачыктан-ачык сөйләшүне кирәк санамаган.

Салагыш халкы мәктәп проблемасы турында Татарстан президентына да, Дәүләт шурасына да, Дөнья татар конгрессына да язган, ярдәм сораган.

Азатлык радиосы Салагыш һәм башка татар мәктәпләре алдында туган проблем турында әлеге оешма вәкилләренең дә фикерен белешеп якын арада сәхифәбезне укучыларга һәм радиобызны тыңлаучыларга җиткерергә җыена.
XS
SM
MD
LG