Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда күпбалалы гаиләләрне яклау җыены үтәчәк


Балаларны яклау көнендә 1 июнь Казанда Камал театры каршында "Гаилә шәһәрчеге" исемле оешма күпбалалы гаиләләрне яклауга багышланган урам җыены оештырачак. Җыенга кадәр оешма вәкилләре шәһәр башкарма комитеты вәкилләре белән очрашып җыелган сорауларын бирәчәкләр.

Ел ярым элек эшли башлаган бу оешма ("Семейный городок") күпбалалары гаиләләрнең торак проблемаларын чишәргә булыша, финанс һәм юридик мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтә.
XS
SM
MD
LG