Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев җирле брендларны сепаратизмга тиңли


Татарстанда "Нәфис" ширкәтендә җитештерелгән майонез
Татарстанда "Нәфис" ширкәтендә җитештерелгән майонез

Русия хөкүмәте башлыгы төбәкләрнең үз товарларын сатарга үгетләве “сепаратизмга” китерәчәк, дип белдерде.

Русия премьеры Дмитрий Медведев төбәкләргә үзләрендә җитештерелгән әйберләрне генә алырга чакыруны туктатырга кушты. “Җирле брендларны гына рекламалау төбәкләрдә сепаратизмга китерергә мөмкин”, диде Медведев узган атнада “Бердәм Русия” фиркасенең югары шурасы утырышында.

Медведев “сепаратистик программалар” дип аталган проектлар бүгенге көндә Русиянең күпчелек төбәкләрендә бар. Казан халкы Яшел Үзән сөт комбинаты җитештергән каймак-катыкларны яратып ала. Пермьдә “Покупай пермское” дигән реклама бар. Сарытауда шундый ук программаны 2009 елдан “Бердәм Русиянең” яшьләр канаты булган “Молодая Гвардия” оештырып килә. Волгоград өлкәсендә җирле товарлар “Волгоград сыйфаты” дигән тамга белән чыга. Шундый ук рекламалар Свердлау өлкәсендә бар. Барлык бу җирле брендларны күбрәк сатуны җирле хакимиятләр үз контролендә тота. Ширкәтләр ярыша-ярыша халыкны җирле таварларны сатып алырга өнди.

Империя тарала дип куркалар

Тарихчы галим Нурулла Гариф хакимиятләр халык турында уйламый әйтә бу сүзләрне, ди.

Тарихчы Нурулла Гариф
Тарихчы Нурулла Гариф
“Кеше кайда яши, кайда гомер итә - аңа шул су файдалырак, шул ризык файдалырак, шуның һавасы файдалырак. Русиянең киңлеге зур, аның Себер киңлеге бар, көньягы бар - шул сәбәпле мин моны (җирле брендларны) икътисади яктан, кешенең сәламәтлеген саклау ягыннан бик уңай фактор дип саныйм. Әмма алар бит үз фикерләрен империалистик караштан белдерәләр. Аларның империя тарала дигән куркудан килә мондый чыгышлар. Алар кешегә файдамы-зыянмы, дип уйламый,” диде Нурулла Гариф.

Галим кеше үзе Татарстанда җитештерелгән әйберләрне ала.

please wait

No media source currently available

0:00 0:00:51 0:00
йөкләү

2009 елда Татарстан “Яңа гасыр” телевидениесе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән бергә “Татарстанныкын сатып ал!” исемле чара игълан иткән иде. Каналның танылган алып баручылары төрле тапшыруларда Татарстанда җитештерелгән чимал белән таныштырды, ТВ караучыларны аны алырга өндәде.

Моннан соң төбәкләрдә җитештерелгән товарларның язмышы нинди булыр?

2011 елда Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның Бакалыга килеп андагы халыкның Татарстанда җитештерелгән казылык ашавын күргәч ачуы чыккан иде. Кулланучыларның әйберне патриотизм һәм рекламага гына карап сатып алмаганы да билгеле бит.
XS
SM
MD
LG