Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга татар имамнары җыелды


Казанга татар имамнары җыелды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:40 0:00

Казанга татар имамнары җыелды

23 майда Казанда "Милли тормыш һәм дин" дип исемләнгән дүртенче бөтенрусия татар дин әһелләре форумы ачылды.

Көннең беренче яртысында Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 600дән артык делегат Бөтендөнья татар конгрессы бинасында теркәлү узды. Җыен башланыр алдыннан кайбер делегатлар "Азатлык"ка форумнан көткән теләкләре белән дә уртаклашты.

Төштән соң форум эшендә катнашучылар “Татар дөньясында рухи мирасның әһәмияте”, “Ислам дине һәм мәгърифәт”, “Ислам дине һәм гаилә тәрбиясе”, “Ислам дине һәм татарның милли үзаңы” секцияләренә бүленеп эшләрен башлап җибәрде.

Кичен Казан кунаклары Камал театрында Зәки Зәйнуллинның “41-нең арбалы хатыннары” спектаклен карады.

24 майда форумның пленар утырышы уза. Аның эшендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

25 майда форум делегатлары “Изге Болгар җыены”на бара.
XS
SM
MD
LG