Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер татарлары иң яхшы гаиләне сайлады


"Яшь татар гаиләсе" бәйрәме
"Яшь татар гаиләсе" бәйрәме

25 майда Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең матур залында "Яшь татар гаиләсе" бәйрәме узды. Катнашучыларның азрак булуы бәйрәмгә сүлпәнлек өстәсә дә, аларның чыгышлары яшьләрнең телне онытмауларын күрсәтте.

Алып баручылар – үзәк хезмәткәрләре Зөлфинә Минибаева белән Марат Вәлиев тамашачыларны сәламләп, гаиләләр белән таныштыргач, ярышучыларның сәләтләрен бәяләр өчен жюри әгъзалары билгеләнде.

Хуҗабикәләр
Хуҗабикәләр
“Катнашучылар өчен беренче бәйге – гаиләләре белән таныштыру видеоролик, слайдлар аркылы башкарылды. Беренче гаилә - Төмән шәһәрендә яшәүче Диләрә, Данис Хәлитовлар ике кызлары Амелия һәм Аделия белән иделәр. Гаилә башлыклары иҗади бәйгедә туй киемнәреннән лирик бию башкардылар. Шулай ук Төмән шәһәрендә яшәүче Наилә һәм Рушан Назыровлар уллары Азамат белән һәркемгә таныш булган “Аерылмагыз” җырын җырладылар.

Җиңүче Тилимбаевлар гаиләсе
Җиңүче Тилимбаевлар гаиләсе
Төмән районы, Индрәй авылыннан килгән Лариса һәм Руслан Тилимбаевларның кызлары Аделия белән Эмилия бу катлаулы эшне үз кулларына алып, тамашачыларны “Әлифба” дигән җыр белән сөендерделәр. “Хуҗабикә” номинациясендә хатын-кызларыбыз аш-суга осталыкларын дәлилләп, өйдә пешереп алып килгән ризыкларының рецептлары белән бүлештеләр. Жюрига Диләрә алма бәлеше, Наилә – пәрәмәч, Лариса – кабак бәлеше тәкъдим итте. Аннары оештыручылар хуҗаларның балалар белән уртак тел таба алуларын тикшерделәр. Гаилә башлыклары юнәлтүче сораулар биреп, нинди предметны аңлатканын сорашып белделәр.

Бер биремдә җанатарлар сыналды. Биредә Хәлитовлар белән Тилимбаевлар үзләрен бик актив тотты. Омск өлкәсеннән килгән Наилә һәм тумышы белән Аромаш районыннан булган Рушан Назыровлар Төмәнгә күптән түгел күчеп килү сәбәпле, аларга алкышларны тамашачылар бүләк иттеләр. Ләкин яңа тормыш корган татар гаиләләренә саф туган телебездә изге теләкләр юллау, киңәшләр биргәндә Назыровларга тиңнәр табылмады”, дип сөйләде бу тамашаны кызыксынып күзәткән Рәүфә Рыханова.

Гаилә сакчылары
Гаилә сакчылары
Нәтиҗә көткән арада халыкны үзәк җырчылары Лариса Насыйбуллина, Вәлиев, “Аккош” бию, “Бәйрәм” балалар ансамбльләре чыгышлары белән куандырдылар.

Жюри әгъзалары Тилимбаевлар гаиләсен тату, сәләтле, тырыш гаилә исеменә лаек дип тапты, аларга кыйммәтле бүләк тапшырылды.
XS
SM
MD
LG