Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ хәрбиләре 90лап әфганны сак астында тота


Британ хәрбиләре Әфганстанның Һилменд виләятендәге «Кэмп Бастион» базасында 80-90лар әфганны сак астында тота. Би-би-си хәбәр итүенчә, алар интихарчылар белән бәйле булуда һәм экстремистик эшчәнлек алып баруда шикләнелә.

Сигез әфганның адвокаты әйтүенчә, сак астында тотылучылар арасында яшүсмерләр дә бар. Шулай ук алар әлеге кешеләрнең бернинди гаеп белдерелмәгән килеш 14 ай сак астында тотылыуын әйтә. Адвокатлар Бөекбритания мәхкәмәсеннән аларны азат итүне сорады.

Британиянең саклану министры Филип Хэммонд берничә дистә әфганның сак астында тотылуын раслады. Шул ук вакытта ул аларны азат итү Әфганстандагы британ хәрбиләрен куркыныч астына куярга мөмкинлеген әйтте.
Адвокатлар мәгълүматларына караганда, әфганнар Һилменд һәм Кандаһардагы рейдлар вакытында тоткарланган.

Британ хәрбиләре шиклеләрне дүрт тәүлеккә тоткарларга хокуклы, ниндидер көтелмәгән хәл килеп туганда алар тоткарлаулар вакытын озайтырга да мөмкин.
XS
SM
MD
LG