Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миллиард долларны яшереп буламы?


Русия прокуратурасы биш ай эчендә чит илләрдән 28 миллиард сум алган дип саналган оешмалар турында мәгълүматны яшерә.

Германиянең ARD телевидениесенә 2013 елның апрелендә биргән әңгәмәдә Русия президенты Владимир Путин Русиядә эшләгән хөкүмәттән бәйсез 654 оешмага чит илләрдән 28 миллиард 300 миллион сум килгән, дип сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ул акчаның бер миллиарды дипломатлар аша килгән. Оешмаларның барысы да сәяси эшчәнлек алып бара, диде Путин.

Бер атна вакыт узгач Путинның бу сүзләрен документлар белән дәлилләп Баш прокуратура да үз белдерүен ясады.

58 оешма бу мәгълүматны ачуны сорап президентка мөрәҗәгать итте. Шундый ук үтенеч белән Путинга Transparency International хокук яклау оешмасының Русия бүлеге җитәкчесе Елена Панфилова үз хатын җибәрде.

Шушы көннәрдә генә килгән җавабында Баш прокуратура Русиянең андый кануны юк, дип бу мәгълүматны бирүдән баш тарткан. Хөкүмәттән бәйсез оешмалар "Юстиция министрлыгына эшләре турында хисап тапшырырга, аның өчен кемнән күпме акча алганнары турында хәбәр итәргә тиеш, министрлыкның исә мондый мәгълүматне ачуы мәҗбүри дигән канун юк," диелгән прокуратура хатында.

Ләкин җәмгыятьнең моның кадәр акчаларның кайдан килеп кая китүләрен белү хокукы бар.

Бер миллиардны кем күргән?

Президентның матбугат вәкиле Дмитрий Песков апрель аенда ук хөкүмәттән бәйсез оешмаларда тикшерүләр узганнан соң чит илләрдән акчалар алып торганнарның исемлеге игълан ителәчәк, дип белдергән иде. Хокук яклаучылар "28 миллиард сум" дигән сүз чыккач та акчаларын саный башлады.

"Чит ил акчасына эшләп "хөкүмәттән бәйсез оешмалар турындагы канунны" бозуда” гаепләнгән һәм 300 мең сум штрафка хөкем ителгән “Голос” ассоциациясе башкарма мөдире урынбасары Григорий Мельконьянц ул чакта ук $1 млрд – ул дәүләт корпорацияләрен дә санаган акча, дип белдергән иде.

Юстиция министрлыгының "Агорага" җавап хатының беренче бите: "Министерство... осуществляет контроль за деятельностью общественных объединений, соблюдая принцип невмешательства в их деятельность и презумпции добросовестности"
Юстиция министрлыгының "Агорага" җавап хатының беренче бите: "Министерство... осуществляет контроль за деятельностью общественных объединений, соблюдая принцип невмешательства в их деятельность и презумпции добросовестности"
Русиядә Атом һәм химик коралны юк итү белән шөгыльләнгән оешмалар да чит илләрдән акча ала. Моннан тыш Сочи-2014 Олимпия уеннарын оештыручы Транспорт идарәсе исемле хөкүмәттән бәйсез оешманың оффшор төбәкләрдәге ширкәтләр белән эшләгәне билгеле. Сәяси фиркаләргә ярдәм күрсәтүче фондлар бар. Сәяси партияләргә чит илләрдән акча алып эшләү тыелса да, аларга ярдәм итүчеләргә бу тыелмый. Русиядәге иң зур “Бердәм Русия” фиркасенә ярдәм фондының да иң зур булганын фаразлый хокук яклаучылар.

“Бердәм Русия” фиркасенең яшьләр канаты булган “Молодая Гвардия” низамнәмәсендә “оешма “Бердәм Русия” идеяларын яклый һәм ярдәм итә” дип язылган. 2010 елда “Агора” хокук яклау оешмасы яшьләр эшчәнлегендә канун бозучы берничә очракны теркәп Юстиция министрлыгына оешманы тикшерергә сорап мөрәҗәгать итте. Русиядә сәяси эшчәнлек алып барган оешма чит илдән акча алырга тиеш түгел икәнен исәпкә алып, “Агора” министрлыкка “Молодая Гвардиягә” Украина ватандашы Алекс Ходорковскийдан акча килү турында квитанцияне тәкъдим итте. Министрлыкның хөкүмәттән бәйсез оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Титов җавабында, “Молодая Гвардияне” тикшерүгә нигез юк, диелде.

“Министрлык җәмәгатьчелек оешмаларын аларга ышаныч нәтиҗәсендә эшләренә катнашмыйча гына тикшерә,” дип язылган Юстиция министрлыгы җавабында.
XS
SM
MD
LG