Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның тикшерү комитеты белән Казан хокук яклау үзәге хезмәттәшлек турында килешүне озайтты


Татарстанның тикшерү комитеты белән Казан хокук яклау үзәге 2010нчы елда имзаланган хезмәттәшлек турында килешүне озайтты. Тикшерү комитетының хокук яклаучылар белән килешүе Русиядә бердән-бер очрак.

“Шулай итеп кеше хокукларын яклау, аерым алганда Татарстан полициясендәге җәфалаулар эше нигезендә хезмәттәшлек дәвам итә. “Дальний” полициясендә хәлләрне тикшерү өчен алып барылган уртак эш моның мисалы булып тора”, диде ул.
XS
SM
MD
LG